Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Татарстанда йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр өчен берничә төрле социаль түләү каралган

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие. 2025 елның 1 сентябреннән студент кызлар өчен әлеге түләүне исәпләү тәртибе үзгәрде. Көндезге бүлектә укучы студентлар (түләүле яки бюджетта укуына карамастан) пособие ала ала. Түләү күләме декрет ялындагы көннәр санына бәйле: • 140 көн – 96 338 сум • 156 көн (катлаулы бала табу) – 107 348 сум • 194 көн (күп балалы йөклелек) – 133 497 сум Гаризаны 30 нчы атнадан башлап бирергә мөмкин. Берничә бала көтелсә — 28 нче атнадан. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие. Бу ярдәм 12 атнага кадәр медицина учреждениесендә исәпкә баскан һәм кереме түбән булган гаиләләргә бирелә. Түләү күләме гаиләнең кеременә карап билгеләнә һәм төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50%, 75% яки 100% булырга мөмкин. Бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие. 2026 елның 1 февраленнән аның күләме 28 450 сум тәшкил итә. Әгәр берьюлы берничә бала туса, түләү һәр балага аерым бирелә.

Татарстанда йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр өчен берничә төрле социаль түләү каралган.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие.

2025 елның 1 сентябреннән студент кызлар өчен әлеге түләүне исәпләү тәртибе үзгәрде. Көндезге бүлектә укучы студентлар (түләүле яки бюджетта укуына карамастан) пособие ала ала.

Түләү күләме декрет ялындагы көннәр санына бәйле:

• 140 көн – 96 338 сум

• 156 көн (катлаулы бала табу) – 107 348 сум

• 194 көн (күп балалы йөклелек) – 133 497 сум

Гаризаны 30 нчы атнадан башлап бирергә мөмкин. Берничә бала көтелсә — 28 нче атнадан.

Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие.

Бу ярдәм 12 атнага кадәр медицина учреждениесендә исәпкә баскан һәм кереме түбән булган гаиләләргә бирелә.

Түләү күләме гаиләнең кеременә карап билгеләнә һәм төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50%, 75% яки 100% булырга мөмкин.

Бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие.

2026 елның 1 февраленнән аның күләме 28 450 сум тәшкил итә. Әгәр берьюлы берничә бала туса, түләү һәр балага аерым бирелә.