Ул 1881 елда Тула өлкәсендә туа. 1952 елда үлә. Матрона тумыштан ук сукыр була. Бала вакыттан аяклары да йөрми башлый. Аның каравы, Матронада кешеләрне чирдән терелтү сәләте ачыла. Ул бик күпләргә ярдәм итә. Үзе үлгәч, Ходай арадашчысы булачагын әйтә. "Инде исән булмасам да, минем яныма килегез, үзегезнең хәсрәтләрегезне сөйләгез. Мин ишетеп торырмын да ярдәм итәрмен," - ди ул. Киләчәктә аның кабере янына йөрүчеләрнең бик азга гына калачагын, туганнары үлеп беткәч, каберенә килүче бөтенләй бетәчәген әйтә. "Бик күп еллар үткәннән соң, кешеләр минем турыда искә төшерәчәкләр. Ярдәм сорап, төркем-төркем булып киләчәкләр," - ди Матрона. Бу сүзләре хак булып чыга. Аның янына исәнлек, тазалык сорап баралар. Тәрене үпкәч үк савыгып, сәламәтләнеп китүчеләр турында да, бала таба алмаган хатыннарның, Изге Матрона тәресе янында теләк теләгәннән соң, балага узулары турында да күп ишетергә була. Матронага кайгы-хәсрәтләрен сөйләп, аннан ярдәм алган кешеләрнең, үлем сәгатьләре җиткәч тә ялгыз булмая