! Бәйрәм белән, кызлар, бәйрәм белән! Котлыйм әле сезне ихластан. Бәйрәм булсын һәркөн тормышыбыз, Бәйрәм булып атсын һәркөн таң. Илләр имин булсын, күкләр тыныч, Якты кояш сипсен җылысын. Язлар белән артсын яшәү дәрте Бәхетнең бит шулдыр олысы. Кызлар булып калыйк йөрәк белән, Әни, апа, әби булсак та. Һәрбер чорның үз очкыны булсын, Сүнмәсен тик ялкын учакта. Бәйрәм белән, кызлар, бәйрәм белән! Бәйрәм рухын тойсын күңелегез. Җан тынычы телим һәммәгезгә, Саулык белән үтсен гомерегез. Гүзәлия Рәхмәтуллина, Яңа Салман авылы. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.