🩷👍 Грахов районының «Лидер» мәдәният йортында «Керәшен мәдәниятен саклыйк» проектын тормышка ашыру кысаларында, проектта катнашучылар өчен фольклор җыю һәм өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу проектта катнашучылар белән беренче очрашу иде, һәм очрашу башында мәктәп укучыларын проект командасы һәм аны тормышка ашыру кысаларында узачак чаралар белән таныштырдылар. Мастер-класс барышында катнашучылар сораштырулар үткәрүнең төрле ысуллары, интервью алу, җирле йолаларны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү буенча алынган мәгълүматны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләре белән таныштылар. Проект командасы катнашучыларны керәшеннәрнең бай мирасы белән таныштырып кына калмыйча, аларны бу традицияләрне саклауда актив катнашырга рухландырырга омтыла. ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен
Грахов районында «Керәшен мәдәниятен саклыйк» проектын тормышка ашыру буенча мастер-класс үтте
23 февраля23 фев
~1 мин