Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Алькеевские вести

22 февральдә Түбән Әлки авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей турниры узды

Һәм ул шул авыл ир-егете – юл фаҗигасендә һәлак булган Фаил Фоат улы Хәмәтшин истәлегенә багышланды. Уенга иганәчелек ярдәме күрсәтүче аның энесе – эшмәкәр Илфат Хәмәтшин, ә оештыручы авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Илназ Сәйфетдинов. Уенда өч команда – “Түбән Әлки-1” (авыл мәктәбе укучылары), “Түбән Әлки-2” (авыл яшьләре) һәм Базарлы Матак мәктәбе укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, Базарды Матак мәктәбе командасы жиңүче, Түбән Әлки яшьләре командасы – икенче, ә укучылар өченче булды. Шулай ук уенчылар арасыннан “Иң яхшы саклаучы” дип – Рафаэль Вафин (Базарлы Матак), “Иң яхшы һөҗүмче” – Нияз Сафин, “Иң яхшы уенчы” буларак Рифат Сабиров билгеләнде. Командаларга Кубоклар, медальләр, яхшы уенчыларга грамоталар тапшырылды. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

22 февральдә Түбән Әлки авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей турниры узды. Һәм ул шул авыл ир-егете – юл фаҗигасендә һәлак булган Фаил Фоат улы Хәмәтшин истәлегенә багышланды. Уенга иганәчелек ярдәме күрсәтүче аның энесе – эшмәкәр Илфат Хәмәтшин, ә оештыручы авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Илназ Сәйфетдинов.

Уенда өч команда – “Түбән Әлки-1” (авыл мәктәбе укучылары), “Түбән Әлки-2” (авыл яшьләре) һәм Базарлы Матак мәктәбе укучылары катнашты.

Нәтиҗәдә, Базарды Матак мәктәбе командасы жиңүче, Түбән Әлки яшьләре командасы – икенче, ә укучылар өченче булды. Шулай ук уенчылар арасыннан “Иң яхшы саклаучы” дип – Рафаэль Вафин (Базарлы Матак), “Иң яхшы һөҗүмче” – Нияз Сафин, “Иң яхшы уенчы” буларак Рифат Сабиров билгеләнде. Командаларга Кубоклар, медальләр, яхшы уенчыларга грамоталар тапшырылды.

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9