Бу көн безнең күпмилләтле илебез өчен аеруча мөһим – Россия һәр халыкның, аның санына карамастан, туган телен саклау һәм үстерү хокукын законнар белән тәэмин итә. Кызыл Байракта бу көнне «Әниемнең теле» дигән гаилә чарасы узды. Чара илебез халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатында 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүе турындагы әңгәмәдән башланды. Аннары килүчеләр 21 февральнең Халыкара туган тел көне булуын, бу бәйрәмнең тарихы, Россиянең дөньяның иң күптелле илләре рәтенә керүен белделәр. 270тән артык тел россиялеләр өчен туган тел булып тора, аларның һәрберсе уникаль һәм кабатланмас. Туган телнең нәрсә булуы һәм аның ни өчен шулай мөһим булуы турында сөйләштеләр. Туган тел - без балачактан ук үз тирәбездә һәрдаим ишетә торган тел ул. Туган тел һәр кеше өчен бик кадерле, аны белеп, кеше дөньяны танып белә башлый. Телне өйрәнү балаларны милли мәдәният рухында тәрбияләргә булыша. Әңгәмә барышында Россиядә рус теленнән соң иң