Спорт чарасында 100дән артык яшь спортчы көч сынашты. Алар Бөре, Октябрьский, Уфа шәһәрләреннән, шулай ук Борай, Мишкә, Балтач районнарыннан килгән иде. Үз категорияләрендә Иллария Хафизова, Арслан Солтанов, Кәрим Шакиров, Самат Ногуманов, Раиль Камилҗанов, Рәнис Камилҗанов – беренче, Тамирлан Мусин, Анастасия Галимханова, Рәзил Камилҗанов, Самир Хисаметдинов – икенче, Каюм Сәитов, Мурат Дильмиев, Тимур Фазылбәков өченче урынны яуладылар. Ә Рияз Вәлиев, Марат Борһанов һәм Алина Сафина үзләрен ярышлар судьясы ролендә сынадылар. Алар ярышларның дөрес үтүен күзәттеләр һәм спортчыларга объектив бәя бирделәр. Афәрин, балтачлылар! Биредәге бәйге әле генә зур ярышларда катнаша башлаган яшь спортчылар өчен зур тәҗрибә булды. Ары таба да шулай җиңүләр белән сөендереп торырга насыйп булсын.
Мишкәдә каратэ (киокусинкай) буенча “Мишкинский медведь” район беренчелеге үтте
23 февраля23 фев
~1 мин