Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

⛪️Май атнасы беткән атнакөн, Кичерешү көне (Пручти

). Кичерешү атнакөне – Олы ураза алдыннан соңгы атнакөн. Быел ул 22 февральгә туры килде. Бу йола борынгы заманнардан килгән, ул вакытта ышанучылар Олы ураза вакытында, Пасхага кайтырлармы-юкмы икәнлекләрен белмичә, шәһәрләрдән һәм монастырьлардан чүлгә киткәннәр. Бу авыр һәм куркыныч юлга чыгар алдыннан, алар бер-берсе белән хушлашканнар һәм татулашырга тырышканнар. Аларның һәрберсе, бу юлның соңгы юл булырга мөмкинлеген яхшы аңлаган. Шуңа күрә алар өчен бер-берсен кичерү бик мөһим булган. Литургиядә Матфей Евангелиесеннән өзек укыла, анда якыннарыбызның рәнҗетүләрен кичерү турында әйтелә, шунсыз без Күктәге Атадан җазыкларыбызның кичерелүен алмыйбыз: “Әгәр сез кешеләрнең җазыкларын кичерәсез икән, Күктәге Атагыз да сезне кичерәчәк; әгәр дә сез аларның җазыкларын кичермәсәгез, Атагыз да Сезнең җазыкларны кичермәячәк”. @tuganaylar_2002

⛪️Май атнасы беткән атнакөн, Кичерешү көне (Пручти).

Кичерешү атнакөне – Олы ураза алдыннан соңгы атнакөн. Быел ул 22 февральгә туры килде.

Бу йола борынгы заманнардан килгән, ул вакытта ышанучылар Олы ураза вакытында, Пасхага кайтырлармы-юкмы икәнлекләрен белмичә, шәһәрләрдән һәм монастырьлардан чүлгә киткәннәр.

Бу авыр һәм куркыныч юлга чыгар алдыннан, алар бер-берсе белән хушлашканнар һәм татулашырга тырышканнар. Аларның һәрберсе, бу юлның соңгы юл булырга мөмкинлеген яхшы аңлаган. Шуңа күрә алар өчен бер-берсен кичерү бик мөһим булган.

Литургиядә Матфей Евангелиесеннән өзек укыла, анда якыннарыбызның рәнҗетүләрен кичерү турында әйтелә, шунсыз без Күктәге Атадан җазыкларыбызның кичерелүен алмыйбыз: “Әгәр сез кешеләрнең җазыкларын кичерәсез икән, Күктәге Атагыз да сезне кичерәчәк; әгәр дә сез аларның җазыкларын кичермәсәгез, Атагыз да Сезнең җазыкларны кичермәячәк”.

@tuganaylar_2002