«Һәр гамәл нияткә карап бәһаләнә», ‒ дигән расулебез ﷺ. Әгәр кеше уразаны ябыгу өчен, саулыгын яхшырту өчен, гомумән, диета нияте белән генә тота икән, мондый ураза тик ач тору гына була. Аллаһ Тәгаләгә исә безнең ач торуыбыз кирәкми. Шуңа күрә уразаны дөрес ният белән тоту мөһим.