Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге дә «Безнең геройларга» республикакүләм акциясенә кушылды. 16 февраль көнне яшь парлар Илгиз һәм Фәнүсә, ә 20 февраль Нияз һәм Гөлфинур никахларын рәсмиләштерде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Безнең геройларга" акциясе аеруча зур әһәмияткә ия булды. Без батырларыбызга Ватанны, үз гаиләләрен, якыннарын һәм туганнарын саклаганда хәрби бурычларын үтәгән тугрылыклары һәм кыюлыклары өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. 🕊🕊Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә килгән парлар да әлеге акциядә бик теләп һәм зур җаваплылык белән катнаша, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова. ❤️Матур парларга бәхетле, хәерле тормыш телибез❤️
🕊🕊Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Безнең геройларга" акциясенә безнең райондашларыбыз да кушылды
21 февраля21 фев
~1 мин