Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мамадыш Online

20 февраль көнне Мамадыш районы Үзәк китапханә хезмәткәрләре көче белән, якташ язучыбыз, эзтабар, шагыйрь Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин

истәлегенә багышланган «Яктылык бирүче Шаһинур» дип исемләнгән патриотик сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар Шаһинур Мостафинның тормышы һәм иҗаты белән, аның күп еллар Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер яктысы» эзтабарлар берләшмәсен җитәкләве, даими рәвештә дәүләт архивларында эшләве белән таныштылар. Шулай ук Шаһинур ага Мостафинның "Хәтер яктысы" һәм "Батырлык авазы" китапларыннан сугышның коточкыч вакыйгалары аша үткән, аз билгеле булган геройларга багышланган документаль язмалары презентациясе күрсәтелде, язучының тикшеренүләре нигезендә язылган очерклар, публицистик материаллар укылды. #центральнаябиблиотечнаясистема #шахинурмустафин Источник: https://vk.ru/wall-217209853_3403 ✅ Подписаться l Мы в Max

20 февраль көнне Мамадыш районы Үзәк китапханә хезмәткәрләре көче белән, якташ язучыбыз, эзтабар, шагыйрь Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин истәлегенә багышланган «Яктылык бирүче Шаһинур» дип исемләнгән патриотик сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар Шаһинур Мостафинның тормышы һәм иҗаты белән, аның күп еллар Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер яктысы» эзтабарлар берләшмәсен җитәкләве, даими рәвештә дәүләт архивларында эшләве белән таныштылар. Шулай ук Шаһинур ага Мостафинның "Хәтер яктысы" һәм "Батырлык авазы" китапларыннан сугышның коточкыч вакыйгалары аша үткән, аз билгеле булган геройларга багышланган документаль язмалары презентациясе күрсәтелде, язучының тикшеренүләре нигезендә язылган очерклар, публицистик материаллар укылды.

#центральнаябиблиотечнаясистема

#шахинурмустафин

Источник: https://vk.ru/wall-217209853_3403

Подписаться l Мы в Max