⚡️ 11-25 март көннәрендә «Туганайлар» газетасы үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә IV керәшен марафоны оештыра. 🩷 Быел ул Россиядә – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Катнашу өчен: ВКонтактеда безнең «ТУГАНАЙЛАР» – газета кряшен» (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз. Ә үзегезнең аккаунтыгыз ачык булырга тиеш. Марафонда керәшеннәр катнаша ала. ❗️Марафонда катнашу шартлары: 11 марттан башлап, 15 көн дәвамында һәр көн безнең төркемдә марафон өчен махсус бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 26 мартка кадәр (25 март соңгы көн!) урнаштырылырга тиеш. ❗️Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез. Постларга иҗади якын килү хуплана. ВКонтактеда үз аккаунты булган һәркем, #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, сезнең постларны укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч, тәрбияви постларны газетада б