Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Арчаның 11 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре белән бергә Ватанны саклаучылар көнен бик тә үзенчәлекле форматта уздырды

🇷🇺✨ Бу көнне алар әтиләрне, бабайларны, абыйларны Казан арты музеена чакырды. Музей хезмәткәрләре борынгы һәм үзенчәлекле экспонатлар белән таныштырып, аларның нәрсә өчен кулланылуын аңлаттылар, кызыклы һәм мавыктыргыч фактлар белән уртаклаштылар. Экскурсия барышында балалар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән тыңладылар: балалар тын да алмыйча күзәттеләр, ә әтиләре һәм бабайлары мәгълүматларны кызыксынып укып бардылар. Һәр тукталыш үзенчәлекле булды: элек онның ничек ясалганын, бишекләрнең нинди булуын, хәзерге кер юу машинасының элеккеге вариантларын һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматларны белделәр. Балалар әтиләренә һәм бабайларына матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар бүләк иттеләр 🎶💐 Шулай ук бергәләп бәйрәм рухын тудырып, истәлекле бүләкләр дә ясадылар.

Арчаның 11 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре белән бергә Ватанны саклаучылар көнен бик тә үзенчәлекле форматта уздырды 🇷🇺✨

Бу көнне алар әтиләрне, бабайларны, абыйларны Казан арты музеена чакырды. Музей хезмәткәрләре борынгы һәм үзенчәлекле экспонатлар белән таныштырып, аларның нәрсә өчен кулланылуын аңлаттылар, кызыклы һәм мавыктыргыч фактлар белән уртаклаштылар.

Экскурсия барышында балалар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән тыңладылар:

балалар тын да алмыйча күзәттеләр, ә әтиләре һәм бабайлары мәгълүматларны кызыксынып укып бардылар. Һәр тукталыш үзенчәлекле булды: элек онның ничек ясалганын, бишекләрнең нинди булуын, хәзерге кер юу машинасының элеккеге вариантларын һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматларны белделәр.

Балалар әтиләренә һәм бабайларына матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар бүләк иттеләр 🎶💐

Шулай ук бергәләп бәйрәм рухын тудырып, истәлекле бүләкләр дә ясадылар.