! Шәүкәт Равил улы Латыйпов Сеҗе урта мәктәбе тарихында беренче алтын медальгә тәмамлаган укучы. Яшьтән спорт белән шөгыльләнә, актив укучы була. Ботинкалы чаңгылар Сеҗедә Ленар Заһидуллин белән миндә генә иде, ди ул. Горький шәһәрендә хәрби училищеның медицина факультетын тәмамлый. 35 ел хезмәт иткән подполковник. Тормыш иптәше Диләрә Сеҗе кызы, ике егет үстерделәр, алар да хәрбиләр. Отставкага чыккач, Сеҗе авылында йорт салып чыктылар. Хәзер Сеҗедә яшиләр. Зур матур бакчалары бар. Ерак түгел аккан чишмәдән су кертеп, бакчасында балык күле булдырды. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, җәй көне велосипедта, кышын чаңгыда. 76 яшьтә. Быел ул чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннарны алды. Фәнил Гарәфиев истәлегенә “Металл” ширкәте оештырган ярышта беренче, Арча мөхтәсибе Мөрәледә уздырган чаңгы ярышында 2нче урынны алды. Афәрин! Ул Сеҗенең абруйлы, ихтирамга лаеклы аксакалы. Исламгали Минһаҗев.