Найти в Дзене
Саба таңнары

🔷Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы үткәрелде

Утырышта Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, Саба төбәге тарихы өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улының “Юлбатым-Ямбулатым” китабының дәвамы булган “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән җыентыкны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Әлеге җыентыкта беренче китап басылып чыкканнан соң табылган документлар, истәлекләр, гаилә һәм туганнар тарихы, хезмәте, уңышлары, газета битләрендә чыккан мәкаләләре, Саба районы белән бәйле кайбер материаллар тупланган. Илдар абыйның туган якны яратуы, туган туфракта туып үскән кешеләр белән горурлануы, районыбыз тормышы белән тарихи вакыйгаларны үтемле итеп тасвилавы моның ачык мисалы. Утырышта катнашучылар әлеге очрашуда күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар, авторга күп кенә сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Районыбызда үзенең тормышын туган төбәк тарихын өйрәнүдә һәм аны җәелдерүдә күп көч куйган, намуслы хезмәте, тырышлыгы булган шәхес горурлык һәм соклану хисе уята.

🔷Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы үткәрелде.

-2
-3