Найти в Дзене

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр

Милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык. Югары Карыш авылында Зәлия һәм Винер Кыямовлар йортында, онытыла башлаган гореф-гадәтебезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырык. Кич утыруга авылыбызның уңган хатын-кызлары жыелды. Алар халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, ”Түгәрәк” һәм башка уеннар уйналды, татар халык җырлары җырланды. Ирина Разетдинова, Югары Карыш авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы.

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.

Милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык.

Югары Карыш авылында Зәлия һәм Винер Кыямовлар йортында, онытыла башлаган гореф-гадәтебезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырык. Кич утыруга авылыбызның уңган хатын-кызлары жыелды. Алар халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, ”Түгәрәк” һәм башка уеннар уйналды, татар халык җырлары җырланды.

Ирина Разетдинова,

Югары Карыш авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы.