! 20 февральдә республикада һава торышы начараячак: көчле кар, буран һәм җил фаразлана. Җил тизлеге 15–18 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин, күз күреме сизелерлек кими 🌨️ 🌡️ Температура: төнлә: -10…-15°, аязганда -22° көндез: -4…-9° 🚗 Юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтимал — сак булыгыз, ерак юлларга чыкмаска тырышыгыз! Белгечләр әйтүенчә, быелгы кыш соңгы елларда иң карлыларның берсе ❄️