Ватанны саклаучылар көне алдыннан Штәнде урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операция герое Шамил Сафин белән очрашты. Бәйрәм алдыннан үткәрелгән бу рухландыручы чара яшь буынны Ватанга мәхәббәт, батырлык һәм горурлык хисләре белән тәрбияләүгә юнәлдерелде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Штәнде урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операция герое Шамил Сафин белән очрашты. Бәйрәм алдыннан үткәрелгән бу рухландыручы чара яшь буынны Ватанга мәхәббәт, батырлык һәм горурлык хисләре белән тәрбияләүгә юнәлдерелде. Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Лилия Асрарова тарафыннан оештырылган чарада хәрби хәрәкәтләр ветераны Шамил Шакир улы алгы сызыкта хезмәт итүнең үзенчәлекләре, ватанпәрвәрлекнең әһәмияте турындагы фикерләре, шәхси тарихлары белән уртаклашты. Ул үзе белән бергә язмыш сынаулары аша үткән, Ватан сагында батырларча көрәшкән иптәшләре турында, аларның гамәлләрен искә алды. Бу сөйләүләр, искиткеч батырлык һәм тугрылык үрнәкләре буларак, тыңлаучыларны тирән хисләргә “чумдырды”. Шуныс