Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.3. Катыргы чемодан төбендәге "байлыгы" Морзаханның күптән эчен кытыклый, бу акчага ул берәр юньлерәк күлмәк бөтәйтмәкче иде. Хуш, алмашка ике күлмәге бар әле!Базарда тол хатыннар җүн генә бәягә иң кадерле әйберләрен – шәлъяулыкларын сата. Ирләре сугыштан әйләнеп кайтмагач, кемгә каш-күз сикертсеннәр. Уйлады да, уен тормышка да ашырды егет.
Катыргы чемодан төбендәге "байлыгы" Морзаханның күптән эчен кытыклый, бу акчага ул берәр юньлерәк күлмәк бөтәйтмәкче иде. Хуш, алмашка ике күлмәге бар әле!
Базарда тол хатыннар җүн генә бәягә иң кадерле әйберләрен – шәлъяулыкларын сата. Ирләре сугыштан әйләнеп кайтмагач, кемгә каш-күз сикертсеннәр. Уйлады да, уен тормышка да ашырды егет. Бу юлы ул Мәүлидәне урамда очратты:
– Сәлам, "елак"? Күз яшең белән сугара-сугара, бакчагызда гөлләр шытадыр.
– Бәйләнмә, Карамалай!
Әһә, усаллана, димәк, мәхәббәт чиреннән терелгән!
– Ул ефәкне хуҗасына бир, Мәүлидә.
Нинди ефәк тагы?
– Бөтен Сарытау кызлары бәйләп караган яулыкны, дим. Уртак малны эт тә ашамый.
Кызның бит очлары алсуланды.
Ул: "Синең ни хәсрәтең", – димәкче иде, Морзахан, катгый итеп:
– Бир, диләр! Менә монысы синеке, бары тик синеке генә! – диде һәм Мәүлидәнең иңнәренә чәчәкле яулык япты. – Җылы тәнеңдә тузсын!
– Ай, бигрәк матур! Әниеңнекеме?
– Әнием юк...
– Урладыңмы, Карамалай?
– Уф, көт берәүдән рәхмәт! Тиздән мәктәптә укытачак мөгаллимгә "карак" диләр!
– Кыйммәт ич, ә син студент кына...
– Синең өчен җаным да, малым да җәл түгел.
– И, и, тасма тел! – Кыз чытыкланды, аннары күлмәк кесәсендәге ефәк яулыкны аяк астына салып таптамакчы иде, Морзахан "елак"ны, биленнән күтәреп, балчык түмгәгенә бастырды:
– Тимә, иясенә тапшыр... – диде.
– Ул... ул мине... – Мәүлидә калтыранды, – ... алдады. "Өйләнәм", – диде. Атып үтерер идем мин аны... Тап миңа наган, Карамалай!
Мәүлидә егетнең күкрәгенә капланды. Тагын сыктый! Ә үзе... шундый кечкенә, шундый ябык, нәкъ нәни кош баласы! Ал да түш кесәңә сал... һәм гомер буе ул синең җылыңа төренеп яшәсен. Әллә соң баш түбәсе болытларга орынган пәһлеванны хис дигәннәре коллыкка төшермәкчеме икән? Аңа һичничек сөю шәрабыннан исерергә ярамый, алда чүмәлә төсле өелгән җитди эшләр көтә иде. Егет "кош баласы"н кире җиргә кундырды.
– Мин тиз генә бушамам. Күрешкәнгә кадәр, Мәүлидәм.
Әйе, "Мәүлидәм"диде, Мәүлидәм...
Күрешүләр озакка сузылды: Мирзахан ай буе комсомол җыелышына әзерләнде. Аның кулында дөньясын актарып ташларлык шартлагач – хакыйкать иде: "Халык, аң булыгыз, сезнең күзегезне томаладылар, потка табындырып, сезнең иманыгызны зәгыйфьләттеләр!" Ярсый-ярсый нотык тотты егет, мәгълүмат ташкынына бөтен залны "батырды". Тик, шул ташкыннан калкып, беркем дә аңа теләктәшлек белдермәде. Хәер, "син хаклы" дип, ахырдан шыпырт кына ике-өч төркемдәше кулын кысты. Кан тамырларында аккан курку хисе бик көчле иде шул...
"Комсомол секретаре булгач, сәяси яктан ышанычлы студент" дип, моңарчы Морзаханның иреген кысмаган директор исә ком бураны тузгытты.
– Җыелышта катнашасым калган, авызына сугасым калган! Безобразие, ниләр такылдадың син?! Училище шаулый! Башың икеме әллә иптәш Сталинга тел-теш тидерергә, ә, мисез тавык! Буең озын, акылың кыска! Икенче собраниедә хатаңны төзәтәсең: көн тәртибен дирекция белән билгелибез.
Морзахан үзеннән канәгать иде. Директор орыша дип кенә кәеф кырылмады. Йә, төркемдәшләрдән берсе дә ачыктан-ачык аны хупламасын, ди, ләкин "Әйткән сүз – аткан ук" , кемнеңдер, бәлки, йөрәген җилкетер. Җилкетмәсә дә, бераз уйландырыр.
Егет, күңелендәге тантанадан канатланып, Мәүлидәләргә йөгерде. Ул "елак"ны үлеп сагынган иде. Кыз ишегалдындагы калай ләгәндә кер юа иде.
– Мине оныттың дигән идем инде, Карамалай!
– Исемдә син, гел исемдә.
– Бер нәчәлникнең авыру хатыны миннән керләрен юдырта.
– Күпме түли?
– Егерме тиен. Китер, синең күлмәгеңне дә юам. Җилдә момент кибә.
– Рәхмәт, өстем чиста. Кичкырын паркта һава сулыйбызмы?
– Паркта? Әйем, анда бармыйм, – дип киреләнде кыз. – Анда... Олег атаман... Кызлар белән...
– Көнләшәсеңме?
– Көнләшмим. Мин аны күралмыйм!
Мәүлидә керен ләгәнгә атып бәрде. Морзахан, йөзенә чәчрәгән сабын куыгын кул арты белән киптереп:
– Усаллансаң, каты усалланасың үзең, – диде. – Йә, эшлә! Мин Галимҗан абыйларга сугылам әле. Югалткандыр...
– Ай-һай, кем кемне югалтты икән. Дүрт атна инде ишекләрендә амбар йозагы, кунакта, ахры, алар. – Сәер, әйтмәде дә...
– Хет миңа – күршесенә ымласа икән...
Морзахан:
– Син күршесе генә, ә без аның бертуганы кебек, – дигәч, кыз әкрен генә:
– Мин синең өчен кем? – диде.
Йа Галиҗәнаб табигать! Күзен зәңгәр буяуга манып, артык гүзәл иткәнсең бу алиһәңне! Беркатлы кыз бала. Син – Морзаханның бәгырь җимеше. Шулай булмаса, ул синең яныңа ашкыныр идемени?
– Син... син... – Егет "син – минем яраткан кешем" димәкче иде, әмма сүзгә сүз ялганмады. – Мәктәптә укытып, хезмәт хакы ала башласам, син бай хатыннарының пычрагын бүтән чистартмассың. Менә шул!
Галимҗан абыйсы кунакта... Аның капылт кына ялга китүе көтелмәгән яңалык һәм бик күңелсез яңалык, чөнки уртаклашасы нәрсәләр байтак иде. Киңәш-фәләнгә иң кулай кеше – ул гына, курсташлары арасында исә һәркайсы үз кабыгына бәйләнгән. Әлеге дә баягы курку аларның канын катырган иде.
Кич парк капкасыннан кереп, өч-дүрт адым гына атлаганнар иде, Мәүлидә егет артына посты:
– Әнәй генәм, теге мөртәт!
Ни баш, ни түш күрмәде Морзахан, чөнки галифе чалбар үзеннән-үзе күзгә бәрелә иде. Өр-яңа... Тектергән генә. Гарип фронтовикларның күтендә исә ямаулысы... Мөртәт "сары чәч" бишенчеме, алтынчымы корбанын кочаклаган. Сугыштан соң ирләр аз, рәхәтләнә азгын эт!
– Курыкма, җаным. – Егет кызның беләгеннән тотты. – Хәзер без аның белән исәп-хисап ясыйбыз.
– О, Машка с кавалером! Кая минем яулык, сөйрәлчек? – дип, алар өстенә очкан әтәчкә Морзахан кулы белән киртә корды:
– Беренчедән, кызның исеме – Мәүлидә, икенчедән... – "Йодрык иснәтү" аның уенда да юк иде, яулыкны ыргыт һәм, вәссәлам, исәп-хисап шуның белән чикләнергә тиеш, әмма чикләнмәде шул, "сөйрәлчек" дигән сүз йөрәкне сикертте, – икенчедән, трофей миндә, иптәш. Мә, шакшы авызыңны сөрт!
Морзахан китереп сылаган иде, борыныннан шаулап кан киткән "сары чәч" туп төсле агач төбенә тәгәрәде.
Сугып ялгышты егет. Бу адәм актыгы, аны эзләп, бер көтү милиционер белән иң әвәл Мәүлидәләр йортына киләчәк иде. Йөрәгеңне сикертмәскә иде сиңа, яраткан кешең хакына тыелырга иде, егет!
– Синең бүген кунарга урының бармы? – диде ул. Мәүлидә усак яфрагы төсле дерелди иде.
– Курыкма, мин сине берсеннән дә кыерсыттырмам, җаным.
– Мәрхүмә әбинең карендәше Миркасыйм бабай белән аралашабыз. Нигә, Морзахан?
– Өеңә кайтма, әйдә бабаңнарга озатам. Рөхсәтме, үзем синең сәкедә йоклыйм.
– Бәйләнер инде, мөртәт. Үч алыр. Ишекнең тимер келәсе дә йомшак, ичмасам.
– Мин аны бик яхшы каршылармын, Мәүлидәм.
Өч көн, өч төн дошманын сагалады Морзахан. Килмәделәр...
– Син дәрес калдырып кайда йөрисең?! – Фатирдашы Алёша бусагада ук аңа ташланды. – Директор, куам, ди. Ну монысын әйтмәм дә дигән идем. Яхшы татар син, намуслы татар, шуңа әйтәм. Бездә тук чырайлы икәү иснәнде. Адресны бутаганнар янәсе. Тешеннән иде алар. Точно! Сине күзәтәләр. Сталинны яманлаган өчен башыңа чүкемәсеннәр, саклан, годок. Утызынчы елда "Совет блачты рәхәт күрсәтми" дигән өчен генә дә бабайны атканнар. Ә син күсәк белән юлбашчы хәтле юлбашчыга кизәнәсең!
– Кая җыендың? – Морзахан бүлтәйгән арыш капчыгына төртте.
– Бүтән квартирага күчәм, годок. Синең янда куркыныч. Бабай язмышын кабатлыйсым килми. Чабатам да тишек.
Иптәшенә үпкәләмәде Морзахан. Һәркемнең үз сукмагы иде. Алёша дөрес сукалый: күзәтәләр икән, күзәтәләр. Кая гына барса да, аркасын ике бәбәк «тиште». Берсендә ул, борылып, шымчыны куарга тотынды, мәлгунь житез иде, куак арасына шылды. Эләктерсә, измәсен изә иде егет.
Күзәттеләр, ләкин бәйләнмәделәр. Директор да дустанә мөнәсәбәттә иде, ул:
– Абдрахманов, җыелышыгызны үзең генә үткәр, сез яшьләрнеке яшьләрчә бит, – диде.
Җитәкче абзый аның гамәлләрен хуплый кебек иде. Хупламаска ни! Хакыйкать таш тишә! Их, бу тынлык Морзаханны сагайтырга тиеш иде дә бит! Галимҗан янәшәсендә булса, чаптарның дилбегәсен тиз кыскартыр иде!
"Галифе чалбар" эзәрлекләмәгәнен белгәч, Мәүлидә өенә кайтты.
Егет киләчәккә план төзегән, һәм ул, һичшиксез, "елак" белән бәйләнгән иде.
– Өч айдан безне мәктәпләргә тараталар, әйдә, аңа кадәр өйләнешик. Яшь парларга, бәлкем, берәр бүлмә дә тәтер, – дигәч, кыз айга сикерде.
– Мин риза, риза!
– Загста атна-ун көннән язылышырбыз, башта никах укытыйк, җаным.
Мәүлидә шаккатты:
– Комсомол кешегә килешерме соң?
– Макар дәдәй: "Татарлар сугышка гел дога укып керде", – дия иде. Нишләп безгә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сайламаска, ди, ә, җаным? Миркасыйм бабайга эндәшик!
Карт: "Көнен, сәгатен билгеләгез, тимерне кызуында сугыйк, никахланган ир белән хатын – Аллаһның иң сөйкемле колларыдыр, балалар", – диде.
Икәүнең бәхет касәсе тулып ташыган мәлләр иде. Бер-берсен сөеп-яратып кавышалар. Шулай, мәҗлеснең төп өлеше башкарылып, чәй эчәргә керешкәндә генә, тәрәзәгә таш яуды. Ул да түгел, ишектән ажгырып кергән биш милиционер:
– Абдрахманов, ты арестован! – дип, Морзаханга ябышты. Егет уңга-сулга селтәнде. Кеше гәүдәсеннән кибән өелеп, үзе аста калса да, ул бирешмәде: чакырылмаган кунакларны берәм-берәм өскә таба чөя торды.
– Мәүлидә, качыгыз, кач!
Табындагы билле прәннекләр, шакмак-шакмак шикәрләр идәнгә чәчелде. Баш түбәсенә таш белән ормасалар, Морзахан җиңеп үләчәк иде.
...Ярым караңгы бүлмәдәге такта өстәл артында "галифе чалбар" тәмәке пыскыта иде.
– Син тикшерүче иптәш Солодов хозурында, контр, – диде ул аерым бер тантана белән. – Без шәпләп кенә синең тузаныңны кактык. Ике тәүлек камерада аңсыз яттың, контр!
Баш гүелди, күз кабагы сызлый иде.
– Кабих, нишләп суздың, нишләп парктан соң ук кулга алмадың?
– Ха-ха! Синең миңа сугуың хулиганлык дип кенә атала, аның өчен статья чәпәмиләр. Көттем!
– Нәрсә көттең, кабих?
– Тирәнрәк чумсын, дидем. Училище директорына: "Тыймагыз, теләсә ни лыгырдасын, только нәтиҗәсен миңа җиткереп барыгыз", – дидем. Син күптән крючокта, контр! Совет иленең бөек юлбашчысы иптәш Сталинны тәнкыйтьләп, үзеңә-үзең кабер казыдың. Вот бу җинаять! Вот моның статьясы хәтәр: йә аталар сине, йә лагерьда дөмегәчәксең!
– Хатыным Мәүлидәгә тырнак очы белән генә кагыл, үтерәм, кабих!
– Синең калдыгыңа төкердек без! Маршалов зайди! Моны читлеккә яп!
Кулны артка каерып бәйләгәннәр иде, егет тар коридордан бөгелеп кенә атлады. Ике тәүлек аңсыз... Димәк, башын каты төйгәннәр.
Сакчы милиционер аның аркасына өреп пышылдады:
– Гражданин, только борылма! Камераңда кулыңны чишәрмен, ярты сәгатькә. Кичәдән бирле хатының бүлекчә ишеге төбендә таптана. Без аның белән таныш, кибеттә сатканда, ул миңа бурычка әпәй бирә иде.
– Әйт аңа, китсен! Тиздән иреккә чыгам мин.
– Чыгарсың микән, гражданин? Сине судсыз-нисез генә хөкемгә тартмакчылар иде. Монда бардак, закон юк, атмаска дисәләр дә – аталар, асмаска дисәләр дә – асалар. Алар өчен кеше – бөҗәк.
– Ник син шулар төркемендә эшлисең соң, агай?
– Биш бала, биш тамак. Сабыйларың ачтан үлмәсен өчен, тәмуг казанында кайныйсың, гражданин.
– Кем атлы син, агай?
– Маршалов Тихон мин.
Камера тәрәзәсез-тишексез тимер сандык иде, милиционер богаудан арындыргач, аның кулына учка сыярлык кына төргәк сонды:
– Шинель кесәсендә йөри-йөри каткандыр, алай да кимер.
Ипи белән шикәр кисәге иде бу. Икенче көнне дә Тихон агай, качырып кына, Мәүлидәнең "посылка"сын тапшырды. Тавык ите белән кабыклы бәрәңге тамакны ертып ук төште. Кыз өчен борчылды егет. Әгәр Мәүлидәсе Солодовның күзенә чалынса, кабих җан аңа да этләрен өстерәчәк, менә монысы Морзахан өчен чын мәгънәсендә хәсрәтнең дә хәсрәте иде.
– Тихон агай, үтенәм, хатыным мине өйдә генә көтсен. Әгәр тыңламаса, өч тапкыр талак кычкырам, татарлар хатыннарын шулай аера.
Ә үҗәт Мәүлидә аның боерыгын үтәмәде, нинди акчага юнәткәндер, ризык ташыды.
...Морзаханны төнлә стансага китерделәр. Салам җәелгән товар поездының вагонына йөзләгән кеше тутырганнар, күрәсең, чакрым саен өстәгәннәр. Монда ни басып, ни чүгәләп барырлык түгел иде.
Поезд билгесезлеккә таба ыргылды. Аның соңгы тукталышы кайда? – Тоткыннарга мәгълүм түгел иде. Кемдер ыңгырашты, кемдер сүгенде. Тынчу "ат абзары"нда көн дә юк, төн дә юк, тәүлек белән тәүлек тоташып, вакыт исәбе айга-елга сузылган кебек иде. Кайсыдыр стансада "йомыш" йомышларга кудылар. Морзаханның күңелендә качарга дигән уй тәмам береккән иде инде, ул каш астыннан гына тирә-якны караштырды, бусында җайсыз, тоткыннарны егермеләп конвойчы ураткан, әз генә турайсаң да, аркаңны мылтык түтәсе белән "кашыйлар" иде. Качканда иптәш кирәк, икәү җиңелрәк иде, ул төркемнән берәүне тамгалап куйды. Чыбыктан да нечкәрәк ябык ир әз генә дә кыйналмаган, шома бите майлаган төсле ялтырый иде. Морзахан аңа елышты:
– Дус, безне кая олактыралар икән?
– Кая, кая! Магаданга! Хезмәт лагерена!
– Дус, качабызмы?
Морзаханның сулышы кайнар иде, "Чыбык" колак яфрагын уды.
– Тс-с, әкрен... Миндә дә андый уй бар. Алда ярты сәгатьлек тукталыш. Шунда тәвәккәлләрбез.
– Нинди станция ул, дус?
– Сиңа анысы пычагымамы? Сыланма миңа, аударасың, бүкән! Нәрсә өчен утырттылар?
– Сәясәт. Ә сине, дус?
Мин – ата рецидивист, и точка!
...Поезд тәгәрмәчләре тимергә ышкылып чыжылдады, вагон уңга-сулга чайкалды. Зур тукталышка җиттеләр. Офык читендә кояш, уянып, нурларын чәчә-чәчә киерелеп маташа, аның яктысында караңгыга ияләшкән күз чагыла иде, Морзаханның юлдашы:
– Шушыннан таябыз, – диде. – Мин берәр тишек караштырам, син монда гына көт.
Бермәлне перронда ыгы-зыгы купты. Мәхбүсләрне суга-ега чапкан конвоирлар дәррәү Морзаханга ташланды. "Чыбык" аны саткан иде... Сатлыкҗан вагонда бүтән күренмәде...
Аны исә һәр тукталыш саен тукмадылар. Ачлыктан йончып хәлсезләнгән егет вакыт-вакыт упкынга мәтәлде...
(Дәвамы бар.)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.