Монумент 2022 елның октябрендә, Республика көнендә ачылды. Ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашлар истәлегенә төзелде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Башкортстанга эш сәфәре белән губернатор Алексей Текслер җитәкчелегендә Чиләбе өлкәсе делегациясе килде. Программада – сәнәгать һәм социаль объектларда булу, төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү, шулай ук бизнес-форум форматында эшлекле даирәләрнең аралашуы.
Фото: glavarb.ru