Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Нөркә авылы биләмәсе уңганнары

Бүген, 24 февраль көнне, район мәдәният сараенда Нөркә авылы уңганнарының эшләрен күреп сокландык.“Дуслык бизәкләре” район фестивале дәвам итә. Бу атнада Сәйтәк, Тучыбай һәм Нөркә авыл биләмәләре уңганнары үзләренең кул эшләренә, җыр-моңга оста булуларын күрсәтәчәкләр. Усман авылында яшәүче Сәрия Ханованың үзен һәм аның эшләрен тәү тапкыр күрүем. Сәрия апа сатучы булып эшләп, хаклы ялга туктаган. Ул дин юлыннан атлый. Аның чигеп эшләгән картиналары күзнең явын әллә кайдан үзенә тартып тора. Мозаика ысулы белән ясаганнары да шулкадәр зәвыклы. Сәйлән ярдәмендә “Фатыйха” сүрәсе язылган картинасы да игътибарны җәлеп итеп тора. Оста куллы апа тапочкила , урындык япмалары бәйли. Менә шундый үз куллары белән искиткеч матурлык тудыручы апалар яши икән Нөркә авыл биләмәсендә.

Нөркә авылы биләмәсе уңганнары

Бүген, 24 февраль көнне, район мәдәният сараенда Нөркә авылы уңганнарының эшләрен күреп сокландык.“Дуслык бизәкләре” район фестивале дәвам итә. Бу атнада Сәйтәк, Тучыбай һәм Нөркә авыл биләмәләре уңганнары үзләренең кул эшләренә, җыр-моңга оста булуларын күрсәтәчәкләр.

Усман авылында яшәүче Сәрия Ханованың үзен һәм аның эшләрен тәү тапкыр күрүем. Сәрия апа сатучы булып эшләп, хаклы ялга туктаган. Ул дин юлыннан атлый.

Аның чигеп эшләгән картиналары күзнең явын әллә кайдан үзенә тартып тора. Мозаика ысулы белән ясаганнары да шулкадәр зәвыклы. Сәйлән ярдәмендә “Фатыйха” сүрәсе язылган картинасы да игътибарны җәлеп итеп тора. Оста куллы апа тапочкила , урындык япмалары бәйли.

Менә шундый үз куллары белән искиткеч матурлык тудыручы апалар яши икән Нөркә авыл биләмәсендә.