Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

79 яугирнең гомерен саклап калган

Медицина батальоны өлкән сержантының катгый кагыйдәсе бар: үз эшен җиренә җиткереп эшләү. Аңа хәрби хезмәткәрләрне тактик медицинага өйрәтү йөкләтелгәч, бу эшкә ул бөтен җаваплылыгы белән карый. Үзеңә яисә башкаларга беренче ярдәм күрсәтә белү - тормыш өчен кирәкле күнекмә, бигрәк тә сугыш шартларында. Солдатларга сугыш кырында ук тапшырырга туры килгән имтихан сугышчыларның дәресләрне яхшы үзләштергәнлекләрен күрсәтә.
"Барс"ның батырлыгы турында якташыбыз хезмәт иткән часть командиры сөйләгән. Ул Туймазы шәһәре хакимиятенә хат җибәргән, ә сугышчының әнисенә Рәхмәт хаты юллаган, дип яза "Туймазы хәбәрләре".
"Барс"ка 25 яшь. 2019 елда ул Туймазы медицина колледжын тәмамлаган һәм шул ук елда контракт буенча хәрби хезмәткә медицина ротасына киткән. Таулы Карабахта тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашкан.
2022 елның октябрендә Оборона министрлыгы белән икенче контракт төзегән һәм СВО зонасына киткән. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, медбратның бурычларына солдатларны так
Оглавление
    79 яугирнең гомерен саклап калган
79 яугирнең гомерен саклап калган

79 яугирнең гомерен саклап калган

Туймазы районыннан "Барс" позывнойлы яугир СВО зонасында батырлык кылган.

Медицина батальоны өлкән сержантының катгый кагыйдәсе бар: үз эшен җиренә җиткереп эшләү. Аңа хәрби хезмәткәрләрне тактик медицинага өйрәтү йөкләтелгәч, бу эшкә ул бөтен җаваплылыгы белән карый. Үзеңә яисә башкаларга беренче ярдәм күрсәтә белү - тормыш өчен кирәкле күнекмә, бигрәк тә сугыш шартларында. Солдатларга сугыш кырында ук тапшырырга туры килгән имтихан сугышчыларның дәресләрне яхшы үзләштергәнлекләрен күрсәтә.

"Барс"ның батырлыгы турында якташыбыз хезмәт иткән часть командиры сөйләгән. Ул Туймазы шәһәре хакимиятенә хат җибәргән, ә сугышчының әнисенә Рәхмәт хаты юллаган, дип яза "Туймазы хәбәрләре".

"Барс"ка 25 яшь. 2019 елда ул Туймазы медицина колледжын тәмамлаган һәм шул ук елда контракт буенча хәрби хезмәткә медицина ротасына киткән. Таулы Карабахта тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашкан.

2022 елның октябрендә Оборона министрлыгы белән икенче контракт төзегән һәм СВО зонасына киткән. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, медбратның бурычларына солдатларны тактик медицинага өйрәтү дә кергән.

2024 елның җәендә "Барс" юлланган полигон, бурычны үтәгәннән соң, көчле утка дучар булган. Өлкән сержант, кабат ату куркынычы булуга карамастан, кичекмәстән ярдәм күрсәтергә керешкән. Табиблар төркеме тиз эш иткән, ләкин яралылар нык күп булган. Бәхеткә каршы, сугышчылар медбрат дәресләрен яхшы үзләштергән, һәм күпләр үзләренә үзләре ярдәм итә алган. Аннары "Барс" авыр яралыларны эвакуацияләүгә керешкән. Аның тәвәккәллеге һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә 79 хәрби хезмәткәрнең гомере саклап калынган. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен өлкән сержант «Үлем янаганнарны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән.

Фото: "Туймазы хәбәрләре".