Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"БПЛАдан башка сугыш хәрәкәтләре мөмкин түгел диярлек..."

Стәрлетамактан хәрби хезмәткәр Владимир Деркач БПЛА бүлекчәләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Пилотсыз системалар гаскәрләрен бүген элиталарның берсе дип әйтергә мөмкин.
«Сенсей» позывнойлы яугир СВО зонасында 2022 елда хезмәт итә башлаган. Тамбовтагы сугышчан көйләү барышында яугир БПЛА белән идарә итәргә өйрәнгән. Алгы сызыкта аның вазыйфасы ут ярдәме операторы була. Шулай ук, "Сенсей" эвакуация төркемендә эшләгән.
- Дошман минометы безнең егетләрне ут астында тотты. БПЛА операторлары минометның координаталарын артиллеристларга тапшырды, ә алар аны юк итте. Хәзерге шартларда БПЛАдан башка сугыш хәрәкәтләре алып бару мөмкин түгел диярлек, алар - безнең күзләр һәм колаклар, - дип сөйли "Сенсей".
Яугирнең планнарында, БПЛА белән идарә итүдә үз осталыгын арттырып, уку узу. СВО зонасына барырга ниятләгән сугышчыларга нәрсә теләр идегез, дигән сорауга Владимир Деркач: "Намуслы хезмәт итегез. Үзегезне һәм сугышчан иптәшләрегезне саклагыз", - дид
Оглавление
    "БПЛАдан башка сугыш хәрәкәтләре мөмкин түгел диярлек..."
"БПЛАдан башка сугыш хәрәкәтләре мөмкин түгел диярлек..."

"БПЛАдан башка сугыш хәрәкәтләре мөмкин түгел диярлек..."

Башкортстан хәрбие СВОда БПЛА бүлекчәләрен "элита гаскәрләр" дип атады.

Стәрлетамактан хәрби хезмәткәр Владимир Деркач БПЛА бүлекчәләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Пилотсыз системалар гаскәрләрен бүген элиталарның берсе дип әйтергә мөмкин.

«Сенсей» позывнойлы яугир СВО зонасында 2022 елда хезмәт итә башлаган. Тамбовтагы сугышчан көйләү барышында яугир БПЛА белән идарә итәргә өйрәнгән. Алгы сызыкта аның вазыйфасы ут ярдәме операторы була. Шулай ук, "Сенсей" эвакуация төркемендә эшләгән.

- Дошман минометы безнең егетләрне ут астында тотты. БПЛА операторлары минометның координаталарын артиллеристларга тапшырды, ә алар аны юк итте. Хәзерге шартларда БПЛАдан башка сугыш хәрәкәтләре алып бару мөмкин түгел диярлек, алар - безнең күзләр һәм колаклар, - дип сөйли "Сенсей".

Яугирнең планнарында, БПЛА белән идарә итүдә үз осталыгын арттырып, уку узу. СВО зонасына барырга ниятләгән сугышчыларга нәрсә теләр идегез, дигән сорауга Владимир Деркач: "Намуслы хезмәт итегез. Үзегезне һәм сугышчан иптәшләрегезне саклагыз", - диде.

Владимир Деркач 2023 елда демобилизацияләнгән. Бүген ул СВО ветераннары ассоциациясендә тора. Башка сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән бергә алар укучылар белән очраша, "Батырлык дәресләре" үткәрә һәм башка патриотик эш алып бара.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Фото: Башинформ