Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Без күрмәгән дөнья бар, диләр...

Шәфкать туташы булып эшләгән танышымның сөйләгәнен язам. "Элегрәк дәваханәдә эшләгәндә бер хәл булды. Безнең бүлеккә бер абзый ятарга килде, аның глюклары (галлюцинация) булып ала иде, ләкин тыныч иде ул. Шулай да саклык өчен аны аерым бокска урнаштырдык.
Минем чираттагы дежурство иде. Төнлә теге әфәнде кычкырып сөйләшергә тотынды. Шәфкать туташы булып эшләгән кызлар миңа аның хәлен белеп килергә кушты. Бокска кердем, анда ночник яна иде, ә теге әфәнде үз-үзе белән сөйләшеп утыра. Мин аннан, ни өчен берүзең сөйләшеп утырасың, дип сорадым. Ә ул миңа:
– Ә син ник этне кертмәдең? - ди.
– Нинди этне? - дим.
– Менә ул ишек артында утыра, - ди. - Коба төстә. Минем тәнем чымырдап китте. Мин хәтта ишеккә карап та алдым әле.
– Эт киткәндер инде. Ятыгыз йокларга. Сәгать төнге ике. Яисә пышылдап кына сөйләшегез, - дидем дә, бокстан чыгып, йозакны бикләдем. Кызлар, нигә тавышлана ул анда, дип сорашты. Мин әйтәм, коба этне кертмәгәнем өчен ачулана, дим. Кызлар көлеште дә, берсе әйтә:
– Ул инде көн
Оглавление
    Без күрмәгән дөнья бар, диләр...
Без күрмәгән дөнья бар, диләр...

Без күрмәгән дөнья бар, диләр...

Авыру абзый аны күргән.

Шәфкать туташы булып эшләгән танышымның сөйләгәнен язам.

"Элегрәк дәваханәдә эшләгәндә бер хәл булды. Безнең бүлеккә бер абзый ятарга килде, аның глюклары (галлюцинация) булып ала иде, ләкин тыныч иде ул. Шулай да саклык өчен аны аерым бокска урнаштырдык.
Минем чираттагы дежурство иде. Төнлә теге әфәнде кычкырып сөйләшергә тотынды. Шәфкать туташы булып эшләгән кызлар миңа аның хәлен белеп килергә кушты.

Бокска кердем, анда ночник яна иде, ә теге әфәнде үз-үзе белән сөйләшеп утыра. Мин аннан, ни өчен берүзең сөйләшеп утырасың, дип сорадым. Ә ул миңа:
– Ә син ник этне кертмәдең? - ди.
– Нинди этне? - дим.
– Менә ул ишек артында утыра, - ди. - Коба төстә.

Минем тәнем чымырдап китте. Мин хәтта ишеккә карап та алдым әле.
– Эт киткәндер инде. Ятыгыз йокларга. Сәгать төнге ике. Яисә пышылдап кына сөйләшегез, - дидем дә, бокстан чыгып, йозакны бикләдем.

Кызлар, нигә тавышлана ул анда, дип сорашты. Мин әйтәм, коба этне кертмәгәнем өчен ачулана, дим. Кызлар көлеште дә, берсе әйтә:
– Ул инде көндез үк, синең артыңнан кыска аяклы, такса кебек коба эт йөри, дип сөйләгән иде, - ди.
Мин шок хәлендә калдым: минем бит ике ай элек кенә коба төсле такса этем үлгән иде! Кызлар ул турыда белми иде. Мин ни әйтергә дә белмәдем. Минем арттан йөри дигән бит әле этне!

Без бу дөньяны белеп бетермибез. Безнең күзгә күренми торган тормыш бар, димәк. Без кулны сузып карасак, бәлки, кемгә яисә нәрсәгәдер тиеп тә китәбездер. Ләкин без аны күрмибез, тоймыйбыз гына булып чыга түгелме?"

Фото: bashinform.ru