Найти в Дзене
Сельские Нивы

Онытмадым

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.2. Әйе, кем өчендер алар чорының җыры җырланган, ә Ишморатның колак төбендә ул моңсу көй әле һаман яңгырап тора. Әнә аның кайтавазы оныкка да бәрелде... Яраткан кешесеннән аертты. Булат тыштан гына сер бирми, ә бит көя-яна егет!...Ишморат бер-бер хәл кылырга тиеш. Ул туйга хәстәрләгән өр-яңа костюм-чалбарын киде, ак күлмәгенә яраклаштырып, кызыл галстук такты. Әйе, кем өчендер алар чорының җыры җырланган, ә Ишморатның колак төбендә ул моңсу көй әле һаман яңгырап тора. Әнә аның кайтавазы оныкка да бәрелде... Яраткан кешесеннән аертты. Булат тыштан гына сер бирми, ә бит көя-яна егет!...
Ишморат бер-бер хәл кылырга тиеш. Ул туйга хәстәрләгән өр-яңа костюм-чалбарын киде, ак күлмәгенә яраклаштырып, кызыл галстук такты. Улы белән килене бакчада җиләк-җимешләргә су сибә (бу кайгыны эш белән бастыралар бугай), карт, шыпырт кына капканың келәсен шудырып, Гыйлемдарларга таба теркелдәде. Гаражда машинасын кабызып кузгалырга маташкан күршесе, авызын ерып:
– Булатыгыз өйләнмәгәч

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.2. Әйе, кем өчендер алар чорының җыры җырланган, ә Ишморатның колак төбендә ул моңсу көй әле һаман яңгырап тора. Әнә аның кайтавазы оныкка да бәрелде... Яраткан кешесеннән аертты. Булат тыштан гына сер бирми, ә бит көя-яна егет!...Ишморат бер-бер хәл кылырга тиеш. Ул туйга хәстәрләгән өр-яңа костюм-чалбарын киде, ак күлмәгенә яраклаштырып, кызыл галстук такты.

Әйе, кем өчендер алар чорының җыры җырланган, ә Ишморатның колак төбендә ул моңсу көй әле һаман яңгырап тора. Әнә аның кайтавазы оныкка да бәрелде... Яраткан кешесеннән аертты. Булат тыштан гына сер бирми, ә бит көя-яна егет!...
Ишморат бер-бер хәл кылырга тиеш. Ул туйга хәстәрләгән өр-яңа костюм-чалбарын киде, ак күлмәгенә яраклаштырып, кызыл галстук такты. Улы белән килене бакчада җиләк-җимешләргә су сибә (бу кайгыны эш белән бастыралар бугай), карт, шыпырт кына капканың келәсен шудырып, Гыйлемдарларга таба теркелдәде. Гаражда машинасын кабызып кузгалырга маташкан күршесе, авызын ерып:
– Булатыгыз өйләнмәгәч, үзең кияү егете роленә ризалаштыңмы әллә, ничек фырт киенгәнсең, – диде.
– Йортыңдагы хәлләрне күршеңнән сора, ул синнән күбрәк белә, диләр, мөгаен, җил Рәхимовлар гаиләсендәге мәхшәрне тирә-юньгә таратып та өлгергән иде.
– Оныкның аккан-тамган җире юк, сау-сәламәт. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – берсекөнгә, анда да җитешмәсә, җәренгә оясын төпләр, Алла боерса.
Ишморат җәһәт кенә Гыйлемдарның ерылган авызын томаламакчы иде. Һай бу халык, теле белән гайбәт сосмаса, тамагы туймый икән.
– Дөресме соң, Булат бай кызын үзе ташлаган, ди?... Маладис, егет! Йөз белән чапкан сөйрәлчеккә әрәмнең әрәме оныгың, Ишморат бабай.
– Кеше кызларын хурлама, Гыйлемдар синдә дә икәү үсә, Алла сакласын! Рас машинаң хутта икән, җилтерәтеп кенә, Харисовлар капка төбенә илтеп куйсана.
– Хыялдагы кодагыз бистә читендәге иң кәттә коттеджда яши.
– Ике морҗалы мәллә?
– Морҗасын санамадым. Бассейнына чишмә суы агыза, ди. Әйтәм аны чишмә саекты, шул бирән торба белән суырттыра икән.
"Хыялыңдагы кода"ның йорты, чынлап та, алпавыт утары хәтле, ишегалдында шәһәр Сабан туе оештырырлык икән. Турларында фил анасыннан әз генә кайтыш машина кукрайган, ике ир исә аның багажнигына чемоданнар тутыра. Гыйлемдар бәласеннән башаяк дигәндәй, картны төшерде дә тайды. Ул Ишморатның юньле эш белән йөрмәгәнен сүз сөрешеннән үк чамалаган иде.
– Стоп, картлач, сиңа кем кирәк? – диде икәүнең тар маңгайлысы. – Стоп, стоп! Капкага якынайма! Атам!
– Әтәчләнмә, хуҗаңа эндәш, – диде Ишморат.
– Но давай, мин – барин хозяин! Ни йомыш? – диде киң маңгайлысы, шапырынып. Ул, чәчен артка тарап, кәҗә сакалы хәтле "толым"ын көреш белән каптырган, юа-юа тарайган күлмәгеннән ямьсез булып юан корсагы бүлтәйгән иде.
Тар маңгайлысы көлде.
– Максим, синең кыяфәтең үк "мин – ялчы" дип сата, картлачның күзе усал ялтырый, кит, ияк астыңа кундырмасын! Абый, хәзер Ралиф Гатауллович белән күрешерсез. Син аның туганы-мазары түгелме?
"Туганы, тукмак белән куганы" димәкче иде Ишморат, капкадан, әкияттәге төсле, буе бер, иңе ике карыш ир-ат чыкты, аңа озын торыклы кыз да ияргән иде.
– Что за базар? – диде ярсулы тавыш. Кыяфәтеннән таныды Ишморат: Харисов. Кызын да таныды, оныгы телефон тәрәзәчегеннән сурәтен күрсәткән иде. Булатның башын әйләндерерлек чибәр икән шул...
"Тар маңгай" хуҗасының алдында урталай бөгелде:
– Ралиф Гатауллович, бу абзый сезне сорый. Тентимме? Хәзер сакалы бабайлар да корал ясап кесәсенә тыга.
Кыз атасының колагына пышылдады: – ...бабасы.
– О шпана иптәш! Нишләп безнең тирәдә болганасың? Илче итеп җибәрделәрме? Үкенәме егет?
– Ник балаларның бәхетен җимердең, энем?
Харисов кызын машинага таба куалады.
– Бар, сүз тыңлама! Ялгышма, бабакай, безнекенең бәхете түм-түгәрәк, грамм да кителмәде. Теләсә, ун кияү егете тезеп бастырам капка төбенә! Оныгыңа, минем фамилиягә күч, дидем, ризалашмады тәкәббер. Аяк астында буталып йөрмә бабакай. Сезнең бур нәсел белән туганлашып исемемне пычратмыйм. Хуш! Кузгалдык, самолетка соңарабыз!
Машина тәгәрмәче чәчрәткән чирәм валчыклары картның битенә сыланды. "Тар маңгай", җиң очы белән борынын ышкып алгач, хуҗасына кул болгады:
– Хушыгыз, хуш, байбәтчәләр! Испания диңгезенең алтын комлы ярларында кызынып тән каралтыгыз! – Шунда ук картка борылды: – Нәрсә, картлач, безнеке сине сыттымы? – Аннары үзалдына сөйләнде: – Ничава, безнең дә кояшлы таңнар туар, революция ясап, боларны түңкәйтербез. Бу хан сараенда... – менә ул коттеджга карап ыржайды, – без яшәрбез, иеме, Максим? Аскы этажы сиңа, өстәгесе миңа, иеме? –
Киң маңгайлысы хыялдан шактый ерак иде, ахрысы, тимер капканы япкач та, Ишморатка:
– Юкка кыбырсыйсың, абзый, – диде. – Моның ише ата эт белән бер ояга сыймыйсыз сез! Талап үтерә ул сезне!
– Шушы этне саклыйсыз бит әле, егетләр.
– Ни чарадан бичара саклыйбыз. Артем да, мин дә өч ел төрмә сәндерәсендә аунадык. Без дә, синең кебек, шпана кавеме. Заводтан детальләр урладык. Беркая эшкә алмыйлар, "Судимый" и все! Ә сиңа нинди статья чәпәгәннәр иде, абзый? – Хәтерләмим, яшь идем.
Алдашты ул. Хәтер дәфтәрендә барысы да эре-эре хәрефләр белән ап-ачык язылган, тик карт аны иң якын кешесенә – улына, улыннан да кадерлерәк оныгына да укытырга базмас иде.
Кайткач, тамагы кипсә дә, ул чәй эчмәде, краннан гына су агызды. Аның күптән әнә шул күңелендә асраган кәгазьгә бушатасы килә иде. Әдәби әсәргә үк дәгъва кылмас ул, "язма" дип кенә аталыр, мөгаен. Ә каһарманы кем? Монда әллә ни баш ватасы юк: ул – Сарытаудагы ятим балалар йортында үскән Морзахан. Морзахан... Бу исем йөрәкне җылытып, яшәргә көч өсти, сындым-сыгылдым дигән чакта да, тураерга ярдәм итә иде. "Дәфтәр"нең беренче битендә саран гына юллар: "Сугыш арты... Ачлы-туклы озын көннәр, озын төннәр... Ярты телем кара ипи белән сыек кәбестә шулпасы... Әйтерсең һава белән тукланып тазарган ул, гәүдәгә дә шәп. Киң җилкәле, озын буйлы егетнең бер-бер йодрыгы да бала башы хәтле, әгәр каты итеп басса, җир убылыр иде. Мәрхәмәтле табигать үзе шундый көч-гайрәт иңдергән, чөнки ятимнәр йортында малай-шалай төрледән-төрле: арада сугыш чукмары да, яшьтәшләрен рәнҗетүче кансызлар да күп, тик алар, ничек кенә азынмасын, Морзаханнан шүрли, аңа бармак белән дә чиртми, алай-болай эләгешсәләр, Морзахан баш аркылы гына чөеп ата, аның кушаматы да "Пәхлеван" иде. Көннәрдән бер көнне директор аны танышлары аша педагогия училищесына китерде. "Абдрахманов, син зиһенле, синнән белемле укытучы чыгачак", – диде. Ул бит аның кулыннан китап төшмәгәнен күрә иде. Училищеда иң гыйлемле мөгаллим – сугышта уң күзен калдырып кайткан тарих укытучысы Ибраһим Үзбәков – бервакыт дәрестә "ялгыш фикер" ычкындырды:
– Сталин – бәдбәхет, Берия коткысы белән йөзәрләгән талантлы командирларны аттырмаса, без өч-дүрт айда фашистларны Берлинга куып илтә идек, – аннары яралы солдат, исән күзеннән яшь агызып, үзенең әрнүләрен сөйләргә кереште. – Менә сезнең чамадагы унҗиде-унсигез яшьлек солдатларны дыңгычлап вагоннарга тутыралар да башкалабызны сакларга озаталар. Чалгы белән үлән чапкан төсле чабып кына ыргыта аларны немец самолёты, покос-покос ятып кала җирдә маңкасы да кипмәгән малайлар...
Әле Сталин исән... "Бөек юлбашчы"га тел тидереп кара син! Класста кемдер йөзе белән партага "кадалды" (куркыныч!), кемдер колагын томалады. Ә Морзахан, чакрым баганасы кебек, тагын да калкыныбрак утырды. Ятимнәр йортында тәрбиячеләре, ашаганнан соң, хор белән: "Рәхмәт атабыз Сталинга!" дип "дога кылдыра" иде. Нинди ата, ди, ул! Ерткыч!
Ай дигәндә, тарих укытучысын училищедан сөрделәр. Аның сүзләре, йөрәккә үтеп, акыл белән тоташкан иде инде, дәресләрдән соң Морзахан шәһәр урамнарын урарга гадәтләнде. Гарип-гораба фронтовикларны чат саен, тыкрык саен чәчкәннәр диярсең, үзләре алар бераз кызмача йөрер, үзләре сасы папирос тартыр, үзләре ялангач тәненә сәдәфләре коелган иске солдат шинеле ябыныр, үзләре җөмлә саен җиде катлап сүгенер, сугыш турында сорашсаң шымаймас, чөнки курку хисе тәмуг кырында, йә аяк, йә кул белән бергә өзелеп калган булыр. Кибет янында арты белән "шуа-шуа" тәмәке төпчеге чүпләгән, ике аягы да тубыктан кисек Макар дәдәй белән егетнең боткасы бик тиз "пеште".
– Өйдә ялгызыма күңелсез, иртән хатын, эшкә барышлый, кул арбасы белән урамга чыгарып куя. Урмәли-үрмәли, шулай көнозын сәяхәт итәм, браток. Сиңа ни-нәрсә кызык? Кызык түгелмени? Кызганычмы? Бөтен взводка ике мылтык, бүтәннәргә күчә тора. Их, күп кырылды егетләр! Бар, кибеттән чәкүшке апкил. Акчаң юкмыни? А-а, студент икән. Укытучы. Ну, смотри, безнең хакта балаларга бизәкләп-чуклап ялган сөйләмә! Макар дәдәй "майт якасын" дип әйтә, диген!
Училищеда Морзаханны комсомол секретаре итеп сайлаганнар иде, стипендия тараткан көнне ул, кәпәчен тотып, касса кырыена басты. "Салмыйча гына үт, ахырдан үкенерсең" кебек иде аның кыяфәте. Тиеннәр чүт кенә кәпәч төбен күмгәч, базарга барып тәмәке алды ул. Директорның кабинетында беренче битенә Сталин сурәте төшерелгән "Правда" газетасы эленгән иде, егет, "Бөек юлбашчы"ның борыны турысыннан кәгазьне умырып, күлмәк изүенә яшерде. "Борынсыз Сталин" мәзәк күренә, аның каравы Макар дәдәй хуш исле тәмәкене газета кисәгенә бик матур төреп, төкерекләп ябыштыргач:
– Рәхмәт, браток, тәмәкесе дә, кәгазе дә миңа ай буена җитә. Син түлке смотри, юмарт татар малае, сугыш турында балаларга чын дөресен сөйлә! Вәгъдәме? – диде.
– Вәгъдә, Макар дәдәй.
– Безнең командир әле дә исән. Светлый урамында, алтынчы йортта яши. Берсендә аңа үлгән немец солдатларының итекләрен җыеп безгә кигезергә кушалар. Безнеке тишек, сәләмә. Приказны үтәмәде командир. Шуның өчен үзен хәрби трибуналга бирмәкчеләр иде, граната ярты башын койды. Сукыраеп кына котылды хөкемнән. Ул итекләр миңа кирәкмәс тә иде, минага эләгеп, ике аягымның кошлар сымак ике якка очканын үз күзләрем белән күрдем мин. Вот так, браток!
Яңак сөякләре бүлтәйгән ябык фронтовик ләззәтләнеп, газап-михнәтләрен онытып "фифирус" суыра, бу минутларда ул төпчек теләнгән мескен түгел, чын ир заты иде. Гадәттә, "урам сәяхәте"ннән соң Морзахан аны күтәреп кенә өенә илтә иде, икенче көнне егет танышын очратмады. Хатыны чыгармады микәнни? Егет аның фатирын эзләп китте. Подъезд ишеге төбенә иске такталардан әтмәлләнгән табут капкачы сөягәннәр, Макар дәдәй якты дөнья белән хушлашкан булып чыкты. Егет күмү мәрәсимендә катнашмакчы иде, училище директоры Ильин акылдан шашты. Ул, ертык газета битен болгый-болгый, коридор буйлап чапты:
– Иптәш Сталинга һөҗүм иткәннәр! Иптәш Сталинга һөҗүм иткәннәр!
Укыту бүлеге мөдире Сафронова ярдәмгә Морзаханны чакырды, ул аны үзенең уң кулы дип саный иде.
– Безне яптырта Ильин, яптырта! Хәзер халык дошманын таптыртып, училищены тузгытачаклар. Абдрахманов, син – комсомол оешмасы секретаре, сәяси яктан нык иптәш, директорны, ничек тә тотып, бүлмәсенә керт.
Ком капчыгын кулында уйнаткан егет Ильинны, уенчык төсле култык астына гына кыстырып, кабинетына "бушатты". Әмма "Сизгер укучылар"ның кайсыдыр чагып та өлгергән иде, ишегалдына "кара козгын" килеп туктады.
– Бернинди Сталин сурәте дә юк бездә, Ильин абыең саташа! Мә, чәйнәп йот! – диде Сафронова, газетаны кисәкләргә ерта-ерта. Икәүләшеп тиз-тиз генә кәгазь "ашадылар". Погонлы өчәү бүлмәнең астын өскә әйләндерде, ә бу вакытта болай да ач ашказаны типография буявын өнәмичә эчне быгырдатты.
Директор үзенең нинди ахмаклык эшләгәнен аңлады:
– Вот дурак! Статья чәпәттерә идем. Газета туза-чери, юлбашчыбызның портретын художниклардан ясаттырсам, ул ертылмый, ул – мәңгелек! Гафу итегез, Сафронова иптәш. Син, студент, тоже!
Морзахан да хатасын аңлады: ул да ахмак, чөнки бер гаепсез укытучыларны җәзага тарттыра иде. Башта әле егет үз-үзен аклады: Макар дәдәй кебек меңәрләгән-меңәрләгән гарип фронтовикларны тәмәкегә тилмерткән ил башлыгына ничек табынырга мөмкин?!
Ул адрес буенча сукыр командирны эзләп барды. Почмакларына пәрәвез сарган агач ызбада тынчу иде, буыла-буыла йөткергән кичәге солдат артык җәелмәде.
– Ил ялганга батты. Сугышта безнең яктан югалтулар ике дистә миллионнан артык, тик әлеге санны дүрт-биш тапкыр киметәләр. Алдашу җитәкчеләрнең канына сеңгән, – диде.
– Мин Макар дәдәйгә вәгъдә бирдем.
– Нәрсә дип, егет? Хакыйкатьне табам дипме? Маташма! Аның капкасын нык бикләгәннәр! Сак бул, козгыннар чукынмасын!
Кисәтте сукыр командир, әмма соң кисәтте: Морзахан хакыйкать капкасына яртылаш ачкыч яраткан, тагын бер бор, ике бор, ул ачылачак иде. Ачылачак та... анда корылган тимер капкын шалт кына аяктан каптырачак, тик монысы турында кем уйлаган да, кем кара исәп белән исәпләгән, ди! Яшьлекнең юлдашы – ашкыну, адәм баласына акыл таякка таянгач кына керә, ул вакытта инде кызганыч, аңа берни дә кирәкми.
Эңгер-меңгер иде. Авыз эченнән генә көйли-көйли тыкрыктан атлаганда, Морзахан өч гәүдә шәйләде, алар берәүне җиргә егып салган да типкәли-типкәли кыйный иде.
– Серый, йөрәгенә чәнче, давай! – дип үкергән җирән бәндә пычак тоткан әшнәсен корбанына таба этәргәндә генә, җиңнәрен терсәге тиңентен сызганган Морзахан дыңгылдатып аның эченә типте. Икенчесенә "тимер" йодрыгын эләктерде, ә өченче ерткычка кул да тидермәде, анысы куркудан ыштан төбен юешләткән иде.
Тукмалган ир, өс-башын каккач:
– Рәхмәт, туган. Син мине үлемнән коткардың. Кисәк бәреп ектылар. Бүген, дүрт операция ясадым, арылган. Югыйсә, пәрмә-пәр сугыша идем, – дип егеткә кулын сузды. – Танышыйк, әйдә. Мин – Галимҗан Салиев.
– Без – студент Абдрахманов Морзахан.
– Чәчең чем-кара. Әллә син үзбәкме, туган?
– Юк, чеп-чи татар. Сезгә нишләп бәйләнделәр?
– Аның әнә тегесе, – хирург Галимҗан эчен уа-уа ыңгырашкан җирәнгә төртеп күрсәтте, – безнең больницада мич ягучы иде. Спирт урлап саткач, эштән кудым. Үч ала, имеш.
– Милиция бүлегенә илтик, Галимҗан абый.
– Мәшәкатьләнмик, син аларның арт сабагын шәп укыттың, әнә селкенми дә, сөякләре уалган. Хатын кичке аш өлгерткәндер, әйдә, безгә юыртыйк, Карамалай!
Карамалай... Әллә яратып, әллә шаяртып яңа танышы аңа шундый кушамат такты. Алар, җан дуслар диярсең, төне буе сөйләштеләр! Хәер, күбрәк Галимҗан сөйләде. Хәрби госпитальдә кисәсен кискән, ямыйсын ямаган хирург аяксыз Макар янында сукыр командирның дәвамы кебек, аерма шунда гына: тегеләр тән, ә бусы җан ярасыннан сызлана иде.
– Кыр госпиталендә даруларга кытлык иде, туган. Аның шунысы үтерде. Аңын югалтканчы операция ясыйсың, ә иртән солдат үлә! Күзеңә карап үлә! Чебен урынына кырылды япь-яшь ирләр! Кем аркасында? "Өчлек"нең бит аның хөкем итәргә генә башы эшләгән! Әй, сиңа ниемә болар, Карамалай?! Тыңлама!
Тыңлады, Морзахан, тыңлады. Матчасы ярылган шушы тәбәнәк агач өйдә хуҗалары белән хакыйкать тә тереклек итә иде. Ул, магнит сыман, өлкән дустына тартылды, хирург та аны якын күрә, ничектер аларның җеннәре килешә иде бугай. Егет, көнаралаш Салиевлар урамыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, сугыш елларында коймаларына хәтле сүтеп ягылган иске йортка күз дә ташламый, Галимҗан абыйсы да күршеләре хакына ләм-мим иде. Берсендә Морзахан ялангач бакчада сытылып-сытылып елаган кыз баланы күрде. Язмыш аңа нинди зур бүләк әзерләгән иде: тәкъдирдә ни язылганы бер Ходайга гына мәгълүм шул, югыйсә, дустың күршесендә фәрештә канат җилпи, дисәләр, ул күптән аның белән күрешер иде. Егет туктап тамак кырды. Кыз игътибар итмәгәч, бакчага керде. Кем дип дәшсен икән?
– Ник елыйсың, әллә апасы, әллә сеңлесе...
– Синең ни эшең бар, тыкшынма! – дигән дорфа җавап ишетсә дә, Морзахан ачуланмады. "Фәрештә" кулындагы яулыгы белән күз яшен сөртте. – Һи, апасы, ди. Сиңа да, миңа да унтугыз яшь. Син – Галимҗан абыйның дусты, кушаматың – Карамалай.
– Юынсам агарам мин.
Морзахан шаяртты. Ә менә чибәркәйнең юынмаса да бите яңа яуган кар төсле ап-ак, һәм табигать, шушы аклыкка яраштырып, аның күзенә күк йөзенең зәңгәр буявын "тамызган" иде.
– Син ни атлы, кызый?
– Мәүлидә.
– Кем рәнҗетте, Мәүлидә?
– Күп белсәң, тиз картаерсың!
Хирург Салиев күршесенең күңел халәтеннән хәбәрдар икән.
– Дөмә ятимә, кибеттә сата иде. Олег дигән имансыз белән танышкан. Ул бәндәнең кем икәнен ачыкладым мин, сугыш артыннан «ура» кычкырып барган бер куркак инде. Немец хатынының башыннан ефәк яулык салдырган. Трофей! Фәлән кызга бүләк итә дә, йөреп туйгач, яулыкны кире алып, яңа танышкан мәгъшукасына бирә. Чираттагы корбаны безнең Мәүлидә инде. Күпме әйттем кызга, рас ул синнән йөз чөергән икән, бүләген кайтар, дидем. Тегесе моны эшеннән кудырткан. Кайбер ир-ат тары бөртегеннән дә ваграк була. Кабахәтнең тешләрен кыяр идең, куркыныч, милициядә тикшерүче. Белемсез һәм надан үзе. Нишләтәсең, кадрлар кытлыгы. Асыл ирләр сугыш кырында ятып калды.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

(Дәвамы бар.)