2024нче елда гына 3 балтачлы анда урнаштырылган. Соңгы чиккә килеп терәлгәндә социаль участковыйлар ярдәмгә килә дә инде. Полиция участковыйлары белән исемнәре генә түгел, эшләренең асыллары да охшаш. Полициция участковыйларын да үзләре хезмәт күрсәткән территориядлә беренче булып килгән сыман социаль участковыйлар хезмәткәрләр дә адәм баласын проблемалары белән ялгызларын калдырмыйлар. Алар өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтәләр. Безнең районда Социаль хезмәт күрсәтү республика үзәгенең бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. Балтач районында социаль участковыйлар хезмәтендә 2 белгеч эшли. Светлана Гараева һәм Альбина Рамазановлар югарыда исемләнгән категориягә караган райондашларыбызга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру белән шөгыльләнә. Эшләренең төп максаты— өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтүнең үтемлелеген тәэмин итү һәм үзвакытында ярдәмнең күрсәтелүен контрольдә тоту.
Картлар йорты дигән сүзләрне ишетү үк күңелгә кыенлык бирә
18 февраля18 фев
~1 мин