🔥 Берсе мунчадан чыккан, икенчесе гараждан электрдан. Ярый әле өйләренә капмаган. 🚒Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев игьтибарлы булырга чакыра. ⚠️Өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын электрдан алырга куша: телевизорларны, интернетны, микродулкынлы мичләрне, җылыткычларны, кер юу машиналарын һ.б ⚠️Телефоннарны төнгә һәм өйдән чыгып киткәндә зарядкага куеп калдырмаска.❕Дөрес, суыткыч, туңдыргычлар, электр белән эшли торган газ котеллары эшләүләрен дәвам итә. ⚠️Мунчадагы газ мичләренә игьтибарлы булырга. Мунча кергәч, аларны сүндерергә онытмаска! ⚠️Өйдән чыгып киткәндә бүлмә ишекләрен ябарга! Янгын чыкса, җәелмәсен өчен.