Утырышны ачып, парламент җитәкчесе Татарстан Халыклары ассамблеясе эшенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык, шулай ук ил җитәкчелеге һәм Президент Владимир Путин ярдәме нәтиҗәсендә республика үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. "Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү уңайлы. Без традицион кыйммәтләребезне яклауда нык торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләчәк буыннар өчен сакларга омтылабыз», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә аерым тукталды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5,6 трлн сумнан артып китте, узган елга карата үсеш 102,4% тәшкил итте. Республика стратегик инициативалар Агентлыгының инвестицион климат торышы милли рейтингында лидерлар рәтенә керә, ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 1 нче урынны алды. Парламент җитәкчесе илебездә
Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышы узды
17 февраля17 фев
2 мин