Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.1. ...Онык туй кичендә генә тәртәгә типте: өйләнмәячәген белдерде. Загста язылышу тантанасының минуты-сәгатенә кадәр билгеләнгән, ресторанда йөз алтмыш кунакка табын көйләнгән, без кемнән ким дия-дия, биш машина ялланган, ясалма купшы чәчәкләр, аллы-гөлле шарлар, малай, кыз курчаклар әзерләнгән, инде дә өс-баш яңартуларны да, кода-кодагыйларга аталган затлы бүләкләрне дә кушсаң, шактый гына кесәгә сугарлык акча түгелгән иде. Менә сиңа пәрәмәч! Кияү кәләштән баш тарта! Бу акылга сыймаслык хәл иде.
...Онык туй кичендә генә тәртәгә типте: өйләнмәячәген белдерде. Загста язылышу тантанасының минуты-сәгатенә кадәр билгеләнгән, ресторанда йөз алтмыш кунакка табын көйләнгән, без кемнән ким дия-дия, биш машина ялланган, ясалма купшы чәчәкләр, аллы-гөлле шарлар, малай, кыз курчаклар әзерләнгән, инде дә өс-баш яңартуларны да, кода-кодагыйларга аталган затлы бүләкләрне дә кушсаң, шактый гына кесәгә сугарлык акча түгелгән иде. Менә сиңа пәрәмәч! Кияү кәләштән баш тарта! Бу акылга сыймаслык хәл иде.
Рәхимовлар йортында кара тавыш купты...
Ишморат карт әлеге мәрәкәдә катнашмады, ул коттеджның икенче катындагы бүлмәсендә тыныч кына газета укыган кыланды. Хәер, кем анардан: «Әти (яки бабай), син ничек уйлыйсың?» дип фикер сораган, ди, әле! «Картайгач кешенең бөтен шөрепләре дә бушый» дип, кирәксә-кирәкмәсә дә төрттергеч әче телле килен ялгыша, «шөрепләр» нык беркетелгән. Алар тиз генә селкенмәс тә, гәрчә гомер кырын сөрә-сөрә шактый гына таушалса да, Ишморат, шөкер, үз акылында: зиһене дә чуалмаган, хәтере дә саекмаган.
Кара тавыш, төтен төсле, күбрәк Мәсәния киленнең авыз "морҗа"сынннан ургыла иде. Түзмәде карт, аска төште. Арбасы-ние белән җигүле ат сыярлык галәмәт зур залга халык җыелган иде. Танымаган кая! Болар хәбәр ишетеп, килен ягыннан йөгереп килгән туган-тумача иде. Ишморат алар белән баш кагып кына исәнләште. Идән уртасына басып дулаган Мәсәния, каенатасы пәйда булгач, беркавым сүзен йотып торды да, өнәмичә генә:
– Монда син генә җитми идең, әти! – диде.
– Шуңа күрә җыелышыгызда кеше санын арттырам бит инде.
Карт уенга борган итенде. Ләкин җәмәгатьнең каткан чырае язылмады, алай гынамы, һәммәсе дә аңа шелтәләп карый кебек иде. Хуш, шелтә ут түгел, тәнеңне көйдерми, Ишморатка ничек карасалар да барыбер, ул онык өчен борчылды. Әнә, әрсез килен кавеме саранча көтүемени, аңа ябырылган, ә егет, сабый бала сыман, ике кулы белән башын йомарлап диван читенә "поскан", янәсе, әр-битәрдән шулай саклана! И, атасының җебеклеге! Арысланнан арыслан туа югыйсә! Ә Гомәр – нәкъ колаклары сәлперәйгән бичара куян – ни туган-тумачаның, ни хатынының авызын томаларга базмый, күрәләтә улын талаттыра иде.
– Син нәрсә, Гомәр, теге... – Картның тавышы көчле, ул эчтән – күкрәктән бирә иде. – Теге... Рәхимов башың белән өйдә буза куптартасың! Халыклар, керү-чыгу юлын беләсез, таралышыгыз! Айт-два!
– Ник минем туганнарымны куасың, әти! – дип чинаган Мәсәнияне ул, ипләп кенә, йомшак кәнәфигә сеңдерде:
– Чәпчемә, килен! Безнең гаилә хәлләренә беркем дә тыкшынмасын!
– Дөрес, әти, әйдәгез, үзебез генә сөйләшик, – дип ире дә атасын куәтләгәч, Мәсәния такмаклап-такмаклап еларга тотынды:
– Егылыплар үләрсең, егылыплар! Аллам, нинди хурлык!
Ишморат оныгы янына утырды. Иелгән башын турайткан егет йөзенә саран гына елмаю "кундырган", гүя бүгенге мәхшәр бөтенләй дә аңа кагылмый.
– Йә Булат улым, әниең балавыз сыккан арада, син безгә әйт, сине нинди чебен тешләде? –
Туй өзелү хәсрәтеннән улы белән килененең акылы кителгән, димәк, хөкемдар вазифасын карт үзе башкарырга тиеш иде.
– Кайсысы: карасымы, сарысымы?
– Әй бабай, син дә бәйләнмә инде! Өйләнмим дигәч, өйләнмим! – диде онык.
Гомер иннек-кершән ягынмаган, ә менә бәйрәм хөрмәтенә күз-каш буяткан Мәсәниянең яшелле-зәңгәрле буяулары, яшь тамчысы белән җебеп, яңакларына аккан да хатынны тәмам җен кыяфәтенә керткән иде.
Гомәр:
– Сөртен, – дип, хәләленең итәгенә кулъяулык ташлады, әмма хатында төс-бит кайгысы түгел иде. Ул, бичара тавышын "яшел-зәңгәр"гә манып, улына акырды:
– Бәхетеннән җәяү качкан ахмак син!
– Йә, йә килен, син дә авызыңны чамалап ач! Кем ахмактыр әле монда! – Ишморат, билгеле, оныгын яклый иде. – Бәлки, гаеп кыздадыр, ә? Кыз безнекен кире каккандыр, ә?
– Каккан, ди, сиңа! Кичә кич аның әнкәсе, язылышырга бер сәгать кала загста очрашырбыз, ресторан мәсьәләсендә фикерләшәсе нәрсәләр бар, дигән иде. И, Аллам, аларга ни... – Мәсәния табадагы май кебек чыжлады. – Алар бай... Алар тоткасы көмеш капкалы йортка илтеп тыга кызларын. Безнең ише хәерчеләрдән котылдык дип сөенерләр әле, бер уйласаң. Әй, Аллам, сай гына күлебезгә алтын балык йөзеп килә иде бит! Җаның ни тели, шуны үти иде бит балык!
– Туйдырдың, әни! – Онык, капыл гына урыныннан кузгалып, өске катка менеп китте.
Зал тып-тын калды. Дивардагы түгәрәк сәгать кенә вакыт санап текелдәде. Шәт, Рәхимовлар шул тынлыкта изрәп тынычланыр да иде, тәрәзәдән очып кергән шөпшә бүлмә эчендә зыр-зыр әйләнә башлады. Мәсәния кулъяулыгы белән селтәнгән саен, корт отыры пырылдый иде.
– Әнкәсе, авызыңны яп, телеңне чакмасын, – диде Гомәр. Киеренкелекне йомшартыр өчен шулай шаярта, янәсе.
– Алтын балыгыгыз шөпшәгә әверелеп үчләшә, ахрысы, – дип, каенатасы да үзенекен өстәгәч, Мәсәния тагын "җанланды":
– Көлегез, көл! Малаегызның муенына берәр урам себеркесе менеп атланса, икегезне дә чүплеккә себереп түгәчәк. Вәт шунда сез дә еларсыз. Әти! Моңарчы Булат белән серләрегез килешә иде, төн чыкканчы, йон чыккан дигәндәй, бәлкем, иртәгәгә хәтле җайланыр, үгетләп кара әле. – Килен соңгы салам кисәгенә ябышты. – Кызның бирнәсе ярты дәүләт: кызыл кирпечтән йорт, чит ил машинасы. Банктагы акчаларының чуты юктыр, билләһи. Ефәк кигән, алтын коштабактан ашаган байлар оныкларын да кайгыртып, тау-тау мал-мөлкәт туплый! Булат, мәктәптә укытып, бәдрәф салдырырлык та акча эшләми ич! Кәттә кода аны берәр төшемлерәк җиргә төртер иде, ичмасам. Әти, дим!... Син ничек уйлыйсың?
– Һы, кызык кешеләр сез. Хәзер мин кирәк икән! – Ишморат картның үпкәләргә хакы бар, чөнки оныкның "камыт кию"е турында аңа беркем дә җәелеп сөйләмәде. Дөрес, яшермәделәр дә, өйләнә, диделәр. Ләкин ул узып барышлый гына әйтелде кебек.
– Әй әти, үпкәләмәсәнә! Өч көндә танышты да дүртенче көнне "өйләнәм" диде бит оныгың! Күзе-башы тонган иде, әллә сөйдергеч төнәтмәсе эчерделәр инде? Безнең дә баш түнде: тиз генә акча тап, ресторан көйлә, өстеңне бөтәйт... Ә синең хакта: "Ярар инде, әти карт, яшьләр эшенә катышып тормасын", – дидек. Әйеме, Гомәр?
– Әти, гафу ит. Ашыктык һәм ашкындык, һәм менә нәтиҗәсе. – Гомәр тез башын угалады: – У-у, чәнчә, нервыны какшатты бу малай. Чынлап та, Булат белән гәпләш әле син, ә, әти?...
Әгәр Ишморат оныгына килен гозерен илтеп аударса, күр дә тор, Булатның бөтен хөрмәтен югалтачак иде. Карт, баскычтан менгәндә, күңеленнән генә санап барды: бер, ике, өч... Ул – балта остасы, бура бураганда, буташтырмас
өчен, һәр бүрәнәгә тамга суга иде. Монда да, урыннарны саташтырып, ягъни киленнекен беренче куеп, үзеңнекен артка чигерсәң, эш харап. Булат өчен нинди генә очракта да Җир шары үз күчәрендә әйләнә һәм ул син-мин куштым дип кенә юнәлешен үзгәртмәячәк иде. Белә иде оныгының холкын, белә иде бабай. Әнә егет җиң сызганып шахмат уйный. Абстракт көндәшен «җиңәр», ахры, бик җитди, хәтта ки кашлары дугаланып җыерылган...
– Нихәл, улым?
– Без күрешкән идек, бабай.
– Монысы – аерым күрешу, улым.
Булат фигураларны, җыеп, тартмасына тутырды. – Сине әниләр арадашчы итеп җибәрдеме әллә, бабай?
Бер кочак дәфтәр тикшерәсе... Балалар инша язган иде.
– Татарчамы, улым?
– Татарча, бабай. Онытма: мин – татар теле укытучысы.
– Җә, үртәмә, без аңгыра түгел. Мишәйт итәсең, дисәң, таудан шудык төштек!
– Шума. Тыңлыйм, бабай.
– Улым, әгәренки мине өй төзергә чакырсалар, әүвәл нигезен тикшерер идем. Урыны корымы? Аста чишмә юл сапмаганмы? Соңыннан ызба янтайса яки дә селкенсә, балта остасын сүгә хуҗа. Син соң, оя корам дигәндә, аның төбе турында уйладыңмы? Әллә ян-якларына чәпәсәң дә таман гына, дисеңме? Ныклап уйлаган, акыллы кеше ата-анасына мондый күңелсез сюрприз ясамас иде, улым.
– Мин хатамны вакытында төзәттем, бабай.
«Яратмаган...» Ишморат өчен бу җитди сәбәп иде. Үзе дә җан сөймәгән белән тормышын ямьсезләтте, моның җәзасын да татыды. Ул чагында мөгез киртәгә терәлгән, артка чигенергә хут юк иде шул. Ә оныкка сулга каерса да, уңга каерса да – тулы ирек!
– Борынгылар һәр эшнең ахырын хәерлегә юрый, улым. Сөйкемсез сөяктән арынуыңа сөен.
Онык кәнәфиен картка таба шудырды һәм, сызланып кына:
– Регинаны мин яраткан идем, бабай, – диде.
Ишморатның күңелендә шик туды: "кыз хыянәт иткән..."
– Ятлар белән чуала икән, син аңардан өметеңне өз инде, улым.
– Регина берсе белән дә чуалмады. Син бар, ял ит, бабай.
Әһә, "ял ит!" Җиңел генә котыла! Чү әле, егет, чү!
– Бәләкәй вакытыңда кем сине, ләүкәгә яткырып, имән себеркесе белән чаба иде? Агач кебек нык булсын дип... Бабаң! – Карт гайрәтләнде. – Бот буе гына идең, кулыңа кем балта-пычкы тоттырды? Эшкә өйрәнсен дип... Бабаң! Мәктәп бакчасында әзмәвер хулиганнар акча сорап сиңа бәйләнгәч, кем аларның арт чүмечен кычыткан белән пешекләде? Бабаң! Атаң юаш солдат синең, зато әнкәң – генерал! Монысын сүз уңае гына искәртүем. Моңарчы синең белән серләр уртак иде, ә бүген, нәрсә, ике арага тигәнәк үстеме?
Булат аның иңбашыннан шапылдатты:
– Үсмәде! Әгәр сиңа дөресен генә әйтсәм, йөрәгең чыдармы икән? Синең белән бәйлерәк бит ул, бабай.
Ишморат күкрәген киерде.
– Бездә куш йөрәк, берсе туктаса, икенчесе тибәр! Шунысы кызык: өйләнү-өйләнмәвең ничек миңа бәйле соң, улым? Алай ит тә, болай ит, дип киңәш бирмәдем, ни сөйләшсәгез, мине тыгылдырмыйча гына, ата-анаң белән сөйләштегез. Кәләшеңнең кем баласы икәне дә миңа нәмәгълүм. Йә?
– Алар бистәгә өч ай элек кенә күченгән. Урман буенда сөт комбинаты директоры Васинның биш катлы йортын хәтерлисеңме? Ирен ришвәт өчен төрмәгә япкач, хатыны саткан аны.
– Йорты ишелсә, мине гаепләмәсеннәр, мин Васиннарга баскыч тактасы да җәймәдем, улым. – Син башта тыңла, бүлдермә, бабай. Бүген шундый заман, куркынычсызлык хезмәте аша нәсел-нәсәбеңә кадәр тикшертәләр.
– Бәй, син дә кызныкыларны тикшерттеңме, улым? Үтә дә яман кешеләрме әллә?
– Юк ла инде, бабай. Без мондый түбәнлеккә төшмибез. Мин җирдән яңа калыккан үсенте генә, миннән нәрсә эзләсен Харисов? Ә менә синдә көрәк белән казынган ул. Бабай, син үзеңне кем дип саныйсың?
Картның "куш йөрәгенә шом үрләде. Кем дип... Алтмыш елдан соң эзенә бастылар микәнни? Ник шаккатырга, телевизордан нинди генә могҗизалар күрсәтмиләр. Әнә җиде кат җир астыннан алтын-көмеш табалар, әнә гасырлар буе океан төбендә батып яткан корабларга юлыгалар. Ә ул – нибарысы гап-гади адәм заты гына!
Ишморат, көрмәкләнгән телен көчкә әйләндереп: – Үртисең штоли? Мин туганнан бирле Ишморат Шакир улы Рәхимов! – диде.
Шом белән уралган "куш йөрәк" тәмам хәлсезләнде.
Хәзер оныгы: "Ялган, – дияр. – Син Рәхимов түгел", – дияр.
Булат, балачактагы кебек шукланып, аның сакалыннан тартты:
– Борыныңны салындырма, бабай! Казый-казый көрәкләре сынсын!
– Ни дигәннәр инде анда? Белешмәдә, дим...
– Коры фактлар гына, бабай. Мәсәлән, "Рәхимов И. ятим балалар йортында тәрбияләнгән..."
– Мин аны беркемнән дә яшермәдем, улым. Әти-әни үлгәч, шунда җибәргәннәр.
– "Рәхимов И. – урам шпанасы, бур, карак..."
– Үсмер чак, тамак ач, каяндыр, нәрсәдер чәлдердек, Алла кичерсен. Түлке без кеше таламадык, кеше рәнҗетмәдек, улым.
"Белешмә" шуның белән чикләнергә тиеш иде. Чикләнмәде, "көрәк" бик үткен иде.
– "Рәхимов И. ны Магадан лагерена сөрәләр..."
– Ул чорда ярты ил халкын, олысын-кечесен нахакка төрмәләргә яптылар. – Карт, килешмәсә дә, акланырга тотынды. – Сталинның канэчкеч ялчысы Берия чәнечкеле тимерчыбык эчендә күпме асыл ир-егетләрнең башын черетте!...
– Гаҗәп. Сәяси тоткыннар белән куркыныч җинаятьчеләр асралган Магадан каймагына синең кебек ыбыр-чыбырны туглап, ник вакландылар икән?!
– Вакландылар дип... – Ишморат үз язмышының бу өлешен шактый шомарткан, шуңа күрә җавабы да әзер иде. – Һи, без бит, улым, эредән алдырдык, берсендә дәүләт банкын бастык. Безнең ишеләр белән камералар шыплап тулган булган, мине сәясиләр янына ыргыттылар. Ә алар – кыю халык, баш күтәрделәр. Мин дә, абзыйларга кушылып: "Сталин – җәллад", – дип кычкырдым. Азагы ничекме? Китте буталыш, китте чуалыш, төрмә гөжләде. Кемнең кем икәнен аерып маташмадылар, һәммәбезне дә товар вагоннарына төяделәр. Мәгәр бунтарьларны тиз генә озатмасалар, халык ишек-капкаларны җимерәчәк иде.
– Бабай, гадәттә, кулга алгач та, һәр тоткынга "дело" ачалар. Тикшерүче эшне зурга җибәрә, судья хөкем карары чыгара. Синең мәсьәләдә закон бозылган...
– Сугыштан соң ниткән закун, ди! Шахталарга, рудникларга илтүче юл төзелешенә эшче куллар кирәк! Лагерьлар, сазлык төсле, үзенә суыра, ә анда инде тәртип бер: эшләп үл! Дөмексен, алмашка яңа төркем килә. Карале, син, улым, прокурордан да хәтәррәк икән. Беттеме сорауларың?
Ул оныгыннан "Бетмәде, бабай. Нишләп иң зур ялганыңны яшерәсең?" дигән шелтә көтте. Бу минутларда аның сакалы икенче тапкыр агарды... Монысына аның алдан ук уйлап куйган җавабы юк иде. Ай-һай, шунда тиклем чокынганмы икән бу хәерсез Харисов: Ул икәүнең генә сере иде. Хәер... нигә коелды да уалды әле Ишморат: "белешмә"дә фәкать "урам шпанасы, бур һәм карак" Рәхимов И. генә фаш ителә. Тыныч, картлач, тыныч... Син дә сабырлан, "куш йөрәк"...
Күз генә яшьләнде. "Белешмә"дә сырланган үткәннәр әрнетми, ул, тәмуг казанында кайнаса да, үзен җәлләми, аңа бердәнбер оныгы кызганыч. "Урам шпанасы" егетнең бәхетенә аяк чалды, мөгаен. Харисовлар: "Син, кияү, – өтек нәсел баласы", – дип, Булатның горурлыгына тигәндер. Яраткан кызың белән араңны шартлатып өзәргә бу кимсетү җитә дә җитә инде. Ә шулай да Булатка ашыкмаска иде. Кайнар, бабасы кебек кайнар.
– Үкенмәссеңме икән, улым? Әллә, дим, кәләшең хакына ул яшертен тикшерүләргә илтифат итмисеңме, ә?
– Әйе, бабай, анысына ачуың да килмәс иде. Тик чүплектә актарынсыннар! Алар бит: «Язылышканда безнең фамилиягә күч», – диләр. Янәсе, Регина юридик факультет тәмамлаган, янәсе, ул суд системасына эшкә урнашса, туганнарына хәтле иләктән илиләр. Янәсе, ирен беренче чиратта. Ә безнең Рәхимов бабай – «урам шпанасы, бур, карак…» Регина да әтисенең сүзләрен кабатлый. Нәселен саткан кеше – хыянәтче ул, алар шуны аңламый ахрысы...»
"Ә җанын коткару хисабына сатылган адәм кем?" Әлеге уй Ишморатның миен куырды. Күрәсең, аның йөзеннән кан качкан иде, онык аны иңбашыннан ук кочаклап юатты:
– Яшь чактагы шуклыкларың өчен сине беркем дә битәрләргә тиеш түгел, син минем мировой бабай!
Бу юатулар күңелдәге юшкынны юа алмады. Озын тырнаклы шайтан җан сүрүен тишә иде. Булачак кодалар белән Ишморат туй мәҗлесендә генә күрешәчәк иде. Ул Харисов дигән адәмнең төс-кыяфәтен хәзер чамалый: шайтан! Нәкъ үзе! Шушы кабих кенә дөньяны болгата!
– Син теге, ни, улым... Әниеңнәргә Магадан турында ләм-мим. Бу өлеш аларга караңгы. Күзне ачырмас әниең. Анысы, Мәсәния – әйбәт хатын, аш-суга уңган, эшкә батыр, ну теле әшәке, кисә-турый.
– Борчылма, бабай, безнең авыз йозакта.
– Рәхмәт, улым.
– Кайчакта без – яшьләрнең киңәше дә ярап куя. Үткәннәр белән яшәмә син, бабай, яхшысын хәтерлә, яманын оныт. Сезнең заман белән безнең заман – күк белән җир аермасы. Син кайчандыр төрмә шулпасы чөмердең ни, лагерьда интектең ни – аңа кешенең исе китми бүген. Байда баю, ярлыда – тамак туйдыру кайгысы.
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.
(Дәвамы бар.)