Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

"Бүреләр" волонтёрлар төркеме җиңүгә зур өлеш кертә

Сәйтәк авылында яшәүче Гөләмзия һәм Рамзавиль Сафиннар йортында оешкан “Бүреләр” волонтёрлар штабында тәүлек әйләнәсенә эш тынмый. Ирекмәннәр төркеме маскировка челтәрләре үрә, тавык итеннән тушёнкалар каплап алгы сызыкка җибәрә. —Шушы көннәрдә биш маскировка челтәре үреп, өч контейнер тушёнка әзерләп, кыска вакытлы ялга кайткан солдат, туганымның улы, “ТАТАРИН” позывнойлы ир-егеткә биреп җибәрдек. Тормыш иптәшем Гөләмзиянең сабырлыгына, ныклыгына сокланам. Көн озыны газ плитәсе янында кайный. Итне тугыз сәгать буе кайнатып, стерильләнгән банкаларга тутыра. Аңа авылдашлар ярдәм итә. Челтәр үрүгә ирекмәннәр билгеле сәгатькә чиратлашып киләләр. Кулдан килгән кадәр ярдәмне әзерләп алгы сызыкка җибәрергә тырышабыз. Челтәрләр үрү өчен материал белән район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Безгә кушылган һәр кешегә рәхмәтлебез, — ди СВОда беренче көннән башлап алгы сызыкта алышкан офицер әтисе Рамзавиль абый Сафин. Изге теләкләр белән үрелгән челтәрләр солдатларыбызга һөҗүм иткән “тимер кош”ларга пә

Сәйтәк авылында яшәүче Гөләмзия һәм Рамзавиль Сафиннар йортында оешкан “Бүреләр” волонтёрлар штабында тәүлек әйләнәсенә эш тынмый. Ирекмәннәр төркеме маскировка челтәрләре үрә, тавык итеннән тушёнкалар каплап алгы сызыкка җибәрә.

—Шушы көннәрдә биш маскировка челтәре үреп, өч контейнер тушёнка әзерләп, кыска вакытлы ялга кайткан солдат, туганымның улы, “ТАТАРИН” позывнойлы ир-егеткә биреп җибәрдек. Тормыш иптәшем Гөләмзиянең сабырлыгына, ныклыгына сокланам. Көн озыны газ плитәсе янында кайный. Итне тугыз сәгать буе кайнатып, стерильләнгән банкаларга тутыра. Аңа авылдашлар ярдәм итә. Челтәр үрүгә ирекмәннәр билгеле сәгатькә чиратлашып киләләр. Кулдан килгән кадәр ярдәмне әзерләп алгы сызыкка җибәрергә тырышабыз. Челтәрләр үрү өчен материал белән район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Безгә кушылган һәр кешегә рәхмәтлебез, — ди СВОда беренче көннән башлап алгы сызыкта алышкан офицер әтисе Рамзавиль абый Сафин.

Изге теләкләр белән үрелгән челтәрләр солдатларыбызга һөҗүм иткән “тимер кош”ларга пәрдә булсын! Бу канкоешка нокта куелып, барлык ир-егетләребез исән-имин хәлдә туган – үскән, яшәгән төбәкләренә кайтсын!