Авыл волонтёрлары оешып мәдәни үзәктә солдатларга маскировка челтәрләре үрү эшен җайга салып җибәрде. Пенсия яшендәге егерме бер кеше зур теләк белән чиратлашып килеп челтәр үрәләр. Авыл активисты Ралия Сагдиева сөйли: —Без дә СВО га ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрергә уйладык. Егерме бер кеше җыелып 6х3 метр зурлыктагы челтәрне 2,5 сәгатьтә үрдек. Авылда мәдәни чараларны оештыручы Рәшидә Фарвазова бу эшне оештыруда башлап йөреде. Алдагы көннәрдә тагын да бу эшне дәвам итәчәкбез. Төркемдә нигездә пенсионерлар тупланган. Ике авылдашлары, кызганыч, тыныч тормыш хакына башларын салган. Самат Маснавиев, Артур Аминевның батырлыгы белән Тушкыр авылы халкы горурлана. Әлеге көундә алгы сызыкта булган ир-егетләре дә бар. Замир Усманов имгәнеп кайткан. —Безнең теләк бер, аз булса да ярдәм булсын, канлы бәрелешләр тынсын, балалар исән-сау кайтсыннар, – ди волонтёрлар. Челтәр үрү өчен станокны авылдагы ир-егетләр эшләгән. Финат Габдуллин, Фәһимьян Нуриев, Ильдус Магзумов, Ришат Шайниязов