🔷15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. 🔷Фердинанд Шәйдуллин 1969-нчы елның 7-нче ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987-нче елның 26-нчы ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. 🔷Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
🇳🇱Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг
16 февраля16 фев
~1 мин