Найти в Дзене
Кряшены

⚡️ «Туым Жондозы-2026» фестиваленең Гран-при җиңүчеләре билгеле булды

! 🙌Бүген, Казанның «Созвездие - Йолдызлык» театрында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты булды. Конкурста Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге кызлар, егетләр катнашты. Гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20 гә якын финалистны сайлап алдылар. ❗️Финалистлар «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр. ⚡️🥇Керәшен җыруларын башкаручы солистлар арасында Гран-при бүләгенә АДЕЛЯ ИШАЛИНА ия булды, ә фольклор коллективлар арасында Түбән Камадан «ҖИЗ КЫҢГЫРАУ»  ансамбле лаек дип табылды. Иң яхшы солистка –  50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырды

⚡️ «Туым Жондозы-2026» фестиваленең Гран-при җиңүчеләре билгеле булды!

🙌Бүген, Казанның «Созвездие - Йолдызлык» театрында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты булды.

Конкурста Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге кызлар, егетләр катнашты. Гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20 гә якын финалистны сайлап алдылар.

❗️Финалистлар «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

⚡️🥇Керәшен җыруларын башкаручы солистлар арасында Гран-при бүләгенә АДЕЛЯ ИШАЛИНА ия булды, ә фольклор коллективлар арасында Түбән Камадан «ҖИЗ КЫҢГЫРАУ»  ансамбле лаек дип табылды. Иң яхшы солистка –  50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар👏

📲Безнең Telegram | Без МAXта

-2