Бу фотографиядә минем ике карт бабам бар, 1948 елда төшерелгән. Бабамнар: Нурмиев Фәнәви Нурмөхәммәт улы, сулдан беренче, Нуруллин Илгизәр Юныс улы, уңнан беренче. Икесе дә 1930 елгы сугыш чоры балалары, гомер буе Тимершык авылында яшәп, колхозда эшләгәннәр. Илгиз бабам һәм Фәнәви бабам бергә армия сафларына алыналар һәм Мәскәү шәһәрендә бер җирдә хезмәт итү бәхетенә ирешәләр. Киләчәкне күзаллап хыялланып утырганда, болар сүз куешканнар, ди: кайткач, икесе дә бер көнне өйләнеп җибәрәчәкләр, балалары булгач, кодалар булачаклар. Чыннан да, Илгиз бабай авылдашы Гөлсем әбигә 1956 нчы елның 1 нче апрель көнне өйләнгән, ә икенче көнне Фәнәви бабайга Миңгәрдән хатынлыкка Гөлҗиһан әбине алып кайтканнар. Беренче балалар Илдар һәм Дания 1957 нче елда туа, бер сыйныфта укыйлар. Икенче балалар да 1958 нче елның азагында Зәмфирә һәм Тәслимә туа, өченчеләр Ильяс һәм Минсәрия, дүртенчеләр Илдус һәм Миңсылу. Ә инде кодалар булырга дигән хыял – теләк чынга аша: Илдар бабай белән Зәмфирә әби 5 ел матур