Район мәдәният сараенда күркәм бер чара – “Башкортстан энҗеләре” театр-фольклор коллективлары республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды. Район мәдәният сараенда күркәм бер чара – “Башкортстан энҗеләре” театр-фольклор коллективлары республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды. Бу чара, һичшиксез, яшь буынны милли мәдәниятебезнең байлыгына, борынгы йолаларыбызның тирәнлегенә һәм театр сәнгатенең сихри дөньясына тартып торучы иң мөһим адымнарның берседер. Фестивальнең төп максаты – балаларның иҗади сәләтләрен ачу, аларның тамырларыбызга, тарихи мирасыбызга булган бәйләнешләрен ныгыту. Быелгы конкурс темасы аеруча актуаль һәм фәһемле булып чыкты. “Мәгарифкә, фәнгә һәм мәдәнияткә зур өлеш керткән Башкортстан Республикасының тарихи шәхесләре” дигән тема астында узган бәйге укучыларны үз халкының горурлыгы булган күренекле шәхесләр белән якыннанрак танышырга, аларның тормыш юлларын, казанышларын, иҗатларын тирәнтен өйрәнергә этәрде. Бу – сәхнә аша тарихны хис итү, аны яңа
“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
14 февраля14 фев
2 мин