"Аноним. Бу группада өлкән яшьтәге, тормыш күргән апалар да утыра. Бәлки, киңәш бирә алырлар. Мин үземнән 25 яшь өлкән кешегә гашыйк. Ул - 2нче группа инвалид. Мин аны бөтен барлыгым белән сөям, гариплеген дә күрмим. Пенсиядә, байлыгы да юк. Миңа бу мөһим түгел. Бүләге дә, акчасы да кирәк түгел. Үземне үзем тәэмин итә алам, югары белемем, яхшы эшем бар. Без инде елга якын очрашабыз. Мондый мөнәсәбәтләр моңа кадәр булмады, аның өчен сөяркә исеме күтәрдем. Мин аның кулында чәчәк аттым. Аңа кадәр мин эш белән басылган, артык авырлык белән интеккән хатын идем. Ябыктым. 20 килограмм эреп юкка чыкты. Элек бөтен булган акчамны ремонт, өйгә, кирәк-яракка дип тотына идем, хәзер үзем кулланам, матур киенәм, салоннарга барам, биек үкчәле аяк киеме киям. Сөйгәнемнең карашын гел сөендерәсем килә. Ләкин барысы да алай җай гына бармый. Хатыны барлыгын соңрак белдем, миңа "ялгызмын", диде. Алдаганы өчен, тавышлансам да, кабул иттем, кеше гаиләсенә кермим, дидем. Ләкин килеп кочагына алу белән шундук э