Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Әбҗәлил районы якташ яугирләрен онытмый

“Районда чираттагы гуманитар йөк җыелды һәм Курск юнәлешендә хәрби бурычлар үтәүче сугышчыларга җибәрелде.
Хакимият башлыгы Айрат Әминев, «Русия офицерлары» Гомумрусия оешмасы вәкилләре һәм Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәре хәрбиләргә мөрәҗәгать иттеләр.
Чара барышында алар фронтка тылда ярдәм итүчеләрнең өлешен билгеләп үтте. Кирәк-ярак белән тәэмин итүдә актив ярдәм итүчеләр Оборона министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды.
Юлга чыгар алдыннан колоннага районның дин әһелләре Сәйфулла хәзрәт һәм батюшка Сергий хәер-фатыйхаларын бирде.
Айрат Әминев гуманитар ярдәм җыюда катнашкан эшкуарларга, волонтерларга һәм район халкына рәхмәт белдерде, һәр посылканың уртак Җиңүгә өлеш кертүен билгеләп үтте”, дип яза Әбҗәлил районы хакимиятенең социаль челтәрләрдәге төркеме.
Фото: vk.com/02abyalil
Оглавление
    Әбҗәлил районы якташ яугирләрен онытмый
Әбҗәлил районы якташ яугирләрен онытмый

Әбҗәлил районы якташ яугирләрен онытмый

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әбҗәлил районы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озатты. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Айрат Әминев хәбәр итте.