Иммунитет – безнең организмның вирусларга, бактерияләргә каршы торуы. Инфекция организмга эләгү белән безнең лимфоцитлар аңа каршы антитәнчекләр эшли башлый. Шушы аксымнар – безнең организмның “коралы”. Әгәр лимфоцитлар көчле һәм күп булса, организм инфекция белән көрәштә җиңүче булып чыга. Лимфоцитлар безнең кандагы “сәламәтлек сакчылары” булса, эчке органнар күзәнәкләрендә макрофаглар “хезмәт итә” Алар безнең тукымаларга үткән бактерияләрне шунда ук “кулга ала”. Иммун системасының төп дошманнары:
Еш салкын тию, вируслы авырулар кичерү. Кеше ешрак авырган саен иммунитеты ныграк какшый.
Витаминнар җитмәү.
Стресслар. Эмоциональ, психик киеренкелек кичерүдән стресс гормоннары барлыкка килә, кеше авыруларга тизрәк бирешүчәнгә әйләнә.
Катгый диеталар. Организмга аксымнар, майлар һәм углеводлар тиешле күләмдә җитмәсә, кеше авыруларга ешрак бирешә.
Алкогольне чамасыз куллану һәм тәмәке тарту.
Антибиотикларны табиб киңәшеннән башка куллану. Иммун системасына йөкләнешне киметү турында да уйлар