Радий Хәбиров Башкортстанның илнең алдынгы индустриаль төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. - Безнең республика химия һәм нефть, электр энергетикасы, машина төзелеше өлкәсендә алга киткән компетенцияләргә ия. Сәнәгать предприятиеләренең инвестицияләр күләме узган елның тугыз аенда 12 процентка арткан, - диде төбәк җитәкчесе. - Башкортстан гомумдәүләт проектларның яңа циклын тормышка ашыруга актив кушылды. Шуларның берсе – «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» ярдәмендә республикада 10 предприятие катнашлыгында Станоклар төзү сәнәгате кластеры оештырылды. Без федераль ярдәм механизмнарын актив кулланырга тырышабыз. Узган ел нәтиҗәләре буенча аның күләме Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программалары буенча 1 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Шулай ук үзебезнең җитештерү инфраструктурасын үстерүне дәвам итәбез. Соңгы 5 елда республикада 9 индустриаль парк булдырылды, технопарклар саны 4 тапкырга артты. 2024-25 еллар нәтиҗәләре буенча Башкортстан сәнәгать кластерларын үстерү һ