Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Урманчылар дроннар белән эшләргә өйрәнә

Уфа урман техникумы базасында «Урман янгыннарын профилактикалауда һәм сүндерүдә пилотсыз очу аппаратларын куллану» программасы буенча белгечләрне укыту оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урманнарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү «Экологик иминлек» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе булып тора. Урманчылык һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, шулай ук Оборона министрлыгы «Оборонлес» учреждениесенең Башкортстан һәм Чиләбе филиаллары вәкилләре квалификация күтәрү уза. Әзерлек программасына һава мониторингы ысулларын һәм урман фондындагы гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмнарын үзләштерү керә. - Башкортстанның урман хуҗалыгы, алдынгы технологияләрне актив кулланып, заман белән бергә атлый. Пилотсыз очу аппаратлары янгын хәвефсезлеген тәэмин итүдә, бигрәк тә урман фондының ерак участокларында алмаштыргысыз ярдәмчеләргә әверелә. Шуңа күрә белгечләрне БПЛА белән эшләүгә әзерләү - безнең саклау һәм мониторинг системасының төп элементы, - диде Башкортстан урман ху
Оглавление
    Урманчылар дроннар белән эшләргә өйрәнә
Урманчылар дроннар белән эшләргә өйрәнә

Урманчылар дроннар белән эшләргә өйрәнә

Уку курсы Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында җиңгән «Урман сагында дозор – яңа мөмкинлекләр» проекты кысаларында үткәрелә.

Уфа урман техникумы базасында «Урман янгыннарын профилактикалауда һәм сүндерүдә пилотсыз очу аппаратларын куллану» программасы буенча белгечләрне укыту оештырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урманнарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү «Экологик иминлек» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе булып тора.

Урманчылык һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, шулай ук Оборона министрлыгы «Оборонлес» учреждениесенең Башкортстан һәм Чиләбе филиаллары вәкилләре квалификация күтәрү уза. Әзерлек программасына һава мониторингы ысулларын һәм урман фондындагы гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмнарын үзләштерү керә.

- Башкортстанның урман хуҗалыгы, алдынгы технологияләрне актив кулланып, заман белән бергә атлый. Пилотсыз очу аппаратлары янгын хәвефсезлеген тәэмин итүдә, бигрәк тә урман фондының ерак участокларында алмаштыргысыз ярдәмчеләргә әверелә. Шуңа күрә белгечләрне БПЛА белән эшләүгә әзерләү - безнең саклау һәм мониторинг системасының төп элементы, - диде Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.