Чарага 200гә якын кеше җыелды, алар – бөтен илдән СВО ветераннарының төбәк ассоциацияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Ике көнлек җыенда катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша, хәрбиләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыша. Радий Хәбиров чараны оештыручыларга олы җыенны Башкортстан башкаласында үткәрергә карар кылуы өчен рәхмәт белдерде. - Сезнең хәрби хезмәтегез өчен ихтирам сүзләрен белдерәм. Без форумның уңышлы эшләве өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырыштык. Республика СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәкләре челтәрен актив үстерә, бу Уфаны мондый очрашулар өчен уңайлы мәйданчык итә, - диде төбәк җитәкчесе. - Республикабызның берничә дистә мең кешесе махсус хәрби операциядә катнаша. Фронттан 3 меңләп кеше кайтты: аларның 76 проценты эшкә урнаштырылды, 80 проценты диспансерлаштыру узды. Һәм без аңлыйбыз, кайтучылар күп булачак әле. Төбәк хакимиятенең аларга һәрьяклап ярдәм итү өчен вәкаләтләре һәм ресурслары бар. Әмма сезнең ярдәмегездән ба