Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ветераннарга - аерым игътибар!

Алар турында кичә республика буенча Баш федераль инспектор Александр Окатьев киңәшмәсендә сүз барды. Эштә федераль, республика хакимият структуралары, көч блогы һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Александр Окатьев искәрткәнчә, Башкортстанда СВО хәрбиләренә ярдәм итүнең 54 чарасы гамәлдә, аларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда 24,5 миллиард сум бүлеп бирелгән. Приоритетта - хәрби хезмәткәрләрне тыныч тормышка интеграцияләү, аларны эшкә урнаштыру һәм дәвалау мәсьәләләре. Әмма, аның сүзләренчә, вакыт үзгәрә һәм ветераннар белән эшләүнең башка дәрәҗәсенә күчәргә кирәк.
- Гомум бәяләү халәтеннән һәр сугышчыга шәхси якын килүгә күчәргә кирәк. Әгәр саннарны гына исәпләсәк, без нәтиҗә ала алмаячакбыз. Әлбәттә, алгоритмнар бар, әмма тормышта иң актив мөнәсәбәтне таләп итүче хәлләр дә була, — диде Александр Окатьев.
Башкортстанда 2,4 меңнән артык СВО ветераны эшкә урнаштырылган. Якынча 300 компания аларга эш хакы 50 мең сумнан артык булган эш урыннары бирергә әзер
Оглавление
    Ветераннарга - аерым игътибар!
Ветераннарга - аерым игътибар!

Ветераннарга - аерым игътибар!

Уфада махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль гарантияләр турында фикер алыштылар.

Алар турында кичә республика буенча Баш федераль инспектор Александр Окатьев киңәшмәсендә сүз барды. Эштә федераль, республика хакимият структуралары, көч блогы һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Александр Окатьев искәрткәнчә, Башкортстанда СВО хәрбиләренә ярдәм итүнең 54 чарасы гамәлдә, аларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда 24,5 миллиард сум бүлеп бирелгән. Приоритетта - хәрби хезмәткәрләрне тыныч тормышка интеграцияләү, аларны эшкә урнаштыру һәм дәвалау мәсьәләләре. Әмма, аның сүзләренчә, вакыт үзгәрә һәм ветераннар белән эшләүнең башка дәрәҗәсенә күчәргә кирәк.

- Гомум бәяләү халәтеннән һәр сугышчыга шәхси якын килүгә күчәргә кирәк. Әгәр саннарны гына исәпләсәк, без нәтиҗә ала алмаячакбыз. Әлбәттә, алгоритмнар бар, әмма тормышта иң актив мөнәсәбәтне таләп итүче хәлләр дә була, — диде Александр Окатьев.

Башкортстанда 2,4 меңнән артык СВО ветераны эшкә урнаштырылган. Якынча 300 компания аларга эш хакы 50 мең сумнан артык булган эш урыннары бирергә әзер. Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре үз эшләрен ачарга теләүчеләргә ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, ветераннарның, аларның тормыш иптәшләренең һәм балаларының дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге бар. Былтыр гына да бу мөмкинлектән 437 кеше файдаланган. Популяр юнәлешләр арасында — автомобиль йөртү, кризис психологиясе, автомеханика курслары.

Сугышчыларны диспансерлаштыру дәвам итә. 2805 кеше тикшеренү узган, аларның мең ярымга якыны төрле авырулар буенча исәпкә куелган.

Фото: Башинформ