Укулар 11 көн дәвамында барачак. Чираттагы блок "Төбәк һәм муниципаль идарә" дип атала. Дәресләр вакытында катнашучылар территорияләрне үстерү, социаль һәм яшьләр сәясәте һәм башка мәсьәләләрне өйрәнәчәк.
- Программада катнашучылар, укып кына калмыйча, «Патриот» паркында яшиләр дә. Көннең беренче яртысында алар алдында министрлык вәкилләре, шәһәр мэрлары чыгыш ясый, төшке аштан соң БАГСУ укытучылары биш трек буенча тренинглар һәм интерактив дәресләр үткәрә: гуманитар, мәдәни, спорт, патриотик һәм мәгариф, — диде «Башкортстан Геройлары» проектының күзгә-күз очрашу модульләре җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Илшат Рысаев.
Махсус хәрби операция ветераннарын укыту узган елның июлендә башланды, ә бу елның июнендә аларга шәхси проектларын якларга туры киләчәк, шуннан соң гына укулар тәмамланачак. Дүрт укыту модуленнән тыш, алар модульара укыту һәм стажировка уза, ә аларның остазлары сыйфатында Башкортстан министрлары, аларның урынбасарлары һәм мэрлар чы