Былтыр республика территориясендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кылынган 23029 җинаять теркәлгән. Киберҗинаятьләрдән зыян якынча 3,7 миллиард сум тәшкил иткән, бу, 2024 елдагы сан белән чагыштырганда, 1 миллиард сумга кимрәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Хокукка каршы мәгълүмати технологияләр белән көрәш идарәсе башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Илдар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Ул алдашуның иң киң таралган ысулларын атады. Болар – инвестицияләү; акчаны Украинага санкцияләнмәгән күчерүләрдән саклау; мошенниклар тарафыннан элегрәк урланган акчаларны кире кайтару сылтавы белән сим-картаның гамәлдә булу вакытын озайту; “Туганың юл-транспорт һәлакәтенә эләккән” схемасы; янәсе “Дәүләт хезмәте” сервисын ватып керүләре турында хәбәр итү. ─ Мошенниклар бу гамәлләрен аерым-аерым кылмый. Алар һәрвакыт бергә эшли. Кешегә төрле сылтаулар белән шалтыраталар, шуннан соң аның белән элемтәгә башка хезмәтләр чыга, үзләрен я