Узган елда предприятиедә балалар һәм өлкәннәр өчен 2,6 мең тонна продукция җитештерелгән. Моның өчен 3 268 тонна сөт эшкәртелгән. - Сату географиясен киңәйтүне дәвам итәбез, хәзер «Сөт кухнясы» продукциясе «Ашан» кибете киштәләрендә дә пәйда булды, башка сәүдә челтәрләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз, – диде Азат Әскаров. – Былтыр Башкортстанда «Сөт кухнясы» проекты федераль дәрәҗәдә кызыксыну уятты. Стәрлетамактагы җитештерү бүлекчәсендә Федерация Советының эш төркеме булды. Предприятиенең әйдәп баручы хезмәткәрләрен ташламалы категориядәге халыкны махсуслаштырылган азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен дәүләт стандартын эшләү буенча эксперт советына керттеләр. Быелга планнарда - республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә гәүдә авырлыгы дефициты булган балаларны югары аксымлы продукция белән тәэмин итү проектын эшләтеп җибәрү, йомшак һәм ярым каты сырлар җитештерүне арттыру, Югары Кыйгы авылы мәйданчыгында кымыз продукты чыгара башлау. Өстенлекле бурычл