Данир Сабировның төркемендә биюче булып эшләүче кызын концерттан соң дәваханәгә алып киткәннәр. Бу хакта артистның хатыны Миләүшә Сабирова хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, Мәрьям эче авыртудан концерт башланганчы ук зарланган, әмма, авыртуга карамастан, ул программаны эшләп бетергән.
- Концерт башланыр алдыннан ук Мәрьямнең эче авырта башлады. Ул түзәрлек диде һәм һичшиксез концертта бииячәген әйтте. Бәлки кемдер Мәрьямнең безнең командада дүртенче биюче икәнен белмидер әле. Ул нык авыртынса да, биеде. Безгә күрсәтмәскә тырышты. Һәм нәрсә уйлыйсыз? Өйгә кайттык — аның хәле тагы да начарланды. Данир шунда ук: «Аппендицит булырга мөмкин, ашыгыч ярдәм чакырт», - диде. Ул үзе шуның аша үтте һәм бу авыртуны бик яхшы белә. Ашыгыч ярдәм килде, карады, аппендицитка шикләнеп, безне Республика балалар клиник дәваханәсенә алып киттеләр, - дип сөйли Миләүшә Сабирова.
Аның сүзләренә караганда, хастаханәдә Мәрьямне хирург караган, моннан тыш, алар анализлар тапшырган. Әллә ни куркыныч нәрсә та