Бүген "Нигма" картәтисенең эшен дәвам итә. Макхсус хәрби операциягә кадәр ул ландшафт дизайнеры һәм талантлы пешекче була. Арытаба, отпускка кайтучы иптәшләренә карап, абыйсы белән кияве инде сафта икәнен белеп, ул читтә кала алмый.
2025 елның 25 февралендә ул контрактка кул куя. Беренче кырыс сынау аны май аенда Донецк Халык Республикасында Богдановка янында көтә. Төнлә урман полосасы көчле миномет уты астында кала. "Осетин" позывнойлы иптәше яралагач, "Нигма" аңа ярдәмгә килә. Ул аны 8 чакрым арадан үз өстендә алгы сызыктан тылга алып чыга. Кызганычка каршы, үзе дә яралана.
Авыр яраланганнан соң да «Нигма» тылда кала алмый. Алгы сызыкка кайткач, ул БПЛА операторы булырга карар кыла. Бүген ул - батальонның күзләре. «Нигма» билгеләп үткәнчә, заманча хәрби хезмәт нык үзгәргән, һәм дрон операторы белгечлеге - бүген иң кирәкле хезмәтләрнең берсе.
Профессионал буларак, ул бу юлның сугышчыга берничә мөһим өстенлек бирүен ассызыклый: оператор эше алгы сызыктан ерак торырга мөмкин