Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сигез кеше су астына киткән...

Байкалда Кытай туристлары һәлак булуы турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде. Алар утырган «буханка»ның машина йөртүчесе «шаман» буларак билгеле урындагы кеше булып чыккан.
44 яшьлек Николай Доржеев элегрәк Иркутск өлкәсенең Хуҗир бистәсендә футбол буенча балалар тренеры булып эшләгән, ә аннары туристлык хезмәтләре һәм пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә башлаган.
Туристларның телефоннарында ул «Шаман» дип язылган. Николай хатыны белән экскурсияләр үткәргән, төбәкнең шаманизмы һәм мәдәнияте турында сөйләгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Байкалны бу өлешеннән йөрү тыелган, ә машина йөртүче кагыйдәне бозган, боздагы ярыкларны күрмәгән һәм автомобиль боз астына төшеп киткән. Нәтиҗәдә Доржеев үзе һәм җиде турист һәлак булган, аларның берсе генә котылып кала алган. Байкалга бару рәсми рәвештә теркәлмәгән.
Фото: "Здоровье и советы"
Оглавление
    Сигез кеше су астына киткән...
Сигез кеше су астына киткән...

Сигез кеше су астына киткән...

Җиде кеше Кытайдан булган. Ә сигезенчесе - водитель "Шаман".

-2