🤩🤝 Ул, икенче ел рәттән, Россия Дәүләт думасы депутаты 💫Анатолий Иванов ярдәме белән үткәрелә. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнашты. Ярышлар бер мәйданчыкта республиканың төрле районнарыннан килгән шашка уенын яратучыларны, шул исәптән физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне һәм махсус хәрби операция ветераннарын җыйды. Быел җиңүче исеме өчен 12 команда көрәште.. Узган елдагыча, турнир кунакларын Мамадышның «Урагай»🌺 керәшен фольклор ансамбле каршы алды. Татьяна Петухова җитәкчелегендәге әлеге ансамбль Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу шашка турнирын үткәрүгә күрсәткән ярдәм өчен грамота белән бүләкләнде👏 @tuganaylar_2002