Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтачның оста куллары сафын Сәйтәк уңганнары да тулыландыра

“Дуслык бизәкләре” район фестивален Сәйтәк, Тучыбай һәм Нөркә авыл биләмәләре дәвам итә Бүген, 24 февраль көнне, район мәдәният сарае фойесында шушы өч авыл биләмәсенең уңган ханымнарының кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдылар. Шулкадәр сәләтле, оста куллы кешеләрнең күп булуы сокландырды. Сәйтәк авылыннан Раушания Камилҗанова ротангтан матур кәрзиннәр үрә башлаган. -Бәләкәйдән кул эшләре белән мавыгам. Ротанг белән эшли башлавыма да 1-2 ел вакыт узды. Авылдашым Ралия Хәсәнҗанованың ротангтан кәрзиннәр үргәнен күрдем дә, мин дә кызыгып киттем. Хәзер интернет челтәрендә барысына да өйрәтәләр. Кул эшләре тынычландыра, онытылып эшкә биреләм, әйберләремне сатмыйм, бары тим бүләк итәм, —ди Раушания Галимҗан кызы. Шул ук авылдан Гүзәлия Фәритова дә икенчел чималдан кәрзиннәр үрә икән. Район үзәгендә аптекада эшләгән мәлендә шушы ысул белән үрергә өйрәнгән ул. —Җиһаз уралган җепләрне кайда күрәм алып кайтам, танышларым да китереп бирәләр.Төрле төсле булса тагын да матуррак чыга эшләр

“Дуслык бизәкләре” район фестивален Сәйтәк, Тучыбай һәм Нөркә авыл биләмәләре дәвам итә Бүген, 24 февраль көнне, район мәдәният сарае фойесында шушы өч авыл биләмәсенең уңган ханымнарының кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдылар. Шулкадәр сәләтле, оста куллы кешеләрнең күп булуы сокландырды.

Сәйтәк авылыннан Раушания Камилҗанова ротангтан матур кәрзиннәр үрә башлаган.

-Бәләкәйдән кул эшләре белән мавыгам. Ротанг белән эшли башлавыма да 1-2 ел вакыт узды. Авылдашым Ралия Хәсәнҗанованың ротангтан кәрзиннәр үргәнен күрдем дә, мин дә кызыгып киттем. Хәзер интернет челтәрендә барысына да өйрәтәләр. Кул эшләре тынычландыра, онытылып эшкә биреләм, әйберләремне сатмыйм, бары тим бүләк итәм, —ди Раушания Галимҗан кызы.

Шул ук авылдан Гүзәлия Фәритова дә икенчел чималдан кәрзиннәр үрә икән. Район үзәгендә аптекада эшләгән мәлендә шушы ысул белән үрергә өйрәнгән ул.

—Җиһаз уралган җепләрне кайда күрәм алып кайтам, танышларым да китереп бирәләр.Төрле төсле булса тагын да матуррак чыга эшләрем. Шул кәрзиннәргә дарулар, җепләремне, хәтта яшел-җимешләрне дә салып куям. Туганнарыма, танышларыма бүләк итеп бирәм, — ди Гүзәлия Кави кызы.

Болардан тыш Гүзәлия Фәритова тапочкилар, урындык япмалары бәйли.

Сәйтәк авыл клубы китапханәчесе Рәзилә Габдулхакова кәрәз һәм филтәләр белән шәмнәр ясаганнар икән. Укучылар аеруча кызыксынып үзләре шәмнәр ясаганнар. Б

олардан тыш алар кәрәзләрне эретеп төрле формада шәмнәр ясыйлар икән.

Бер авылдан өч уңган ханымнарның эшләре белән таныштык бүген.